Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Ирина Максимова: “Без үз гомерләре бәрабәренә тыныч тормыш бүләк иткән батырлар каршында баш иябез”

IX сыйныф укучысы Ирина Максимова “Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясенә кушыла.

Халкым быел илебезгә тынычлык алып килгән 81нче Җиңү көнен каршылый.

81нче кат алмагач һәм шомыртларның ак чәчкәләренә төренеп, Җиңү язы килә.
Җиңү көнен бәйрәм итә халкым,
Яз китергән җиңү назларын.
Тик күпләрнең гомерләре кайткан
Җаны булып киек казларның.
Ветераннар, данлы ветераннар,
Сирәгәя бара сафлары.
Өзгәләнеп искә ала алар
Көрәшләрдә узган чакларны.
Яу кырында күп гомерләр калган,
Туганнардан калган каберлек.
Айлар, еллар үтә җанны телеп,
Тик җиңүләр даны мәңгелек!
81нче кат язлар килә
Җиңү гөлләренә төренеп.
Илебездә тик тынычлык булса,
Яшәр халкым, яшәр сөенеп!


Тик әле бүген дә кара көчләр дөньяның я теге, я бу почмагыннан баш күтәрә, тынычлыкны бозмакчы була. Алар илебез халкының тынычлыгын бозарга, аның киләчәгенә богау салырга омтыла. Шуңа күрә бүгенге көндә дә  халкыбыз ирек өчен, тыныч тормыш өчен көрәшкә күтәрелде. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган батырларның оныклары бүген дә  ирек һәм тынычлык өчен көрәшә, бабаларының батырлыкларын кабатлый.
Җиңүләрнең даны мәңгелек,
Батырларның даны ил күгендә!
Киләчәкнең тынычлыгы өчен
Көрәшә халкым әле бүген дә.
Без - балалар бүгенге тормышны безгә үз гомерләре бәрабәренә бүләк иткән өчен батырлар каршында баш иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев