Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан шәһәр урамнары буйлап йөзләгән зәйле велосипедта үтте

Зәйдә Җиңү көненә багышланган традицион велоузыш узды.

Кичә, 7 май көнне йөзләгән зәйлеләр Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан үзәк урамнар буйлап велосипедта чыктылар.
Елдан — ел стартка төрле яшьтәге зәйлеләр күбрәк чыга, чөнки велоузыш-ул ветераннарга «рәхмәт» әйтүнең һәм сугыштан кайтмаганнарны искә алуның тагын бер ысулы.

Күпләр традиция буенча велоузышка бөтен гаиләләре белән килә. Мәсәлән, шәһәрдәшләребез Владислав белән Светлана Храмовлар велоузышны беркайчан да калдырмыйлар, ләкин бу ел алар өчен үзенчәлекле булды: аларның гаиләсе беренче тапкыр маршрут буенча өч яшьлек улы Марк белән үтте.

- Бөек Ватан сугышында минем бабам  катнашкан, шулай ук әбием дә Җиңү көнен якынайту өчен  15 яшеннән үз өлешен керткән, ул безгә бик күп тетрәндергеч вакыйгалар турында  сөйли иде, - дип уртаклашты Светлана. 

Зәйлеләр юл-патруль хезмәте экипажы артыннан бергәләп урамнар буйлап бардылар һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында финишка килеп җиттеләр. Анда яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре велосипедчыларга Георгий лентасы төсләрен символлаштыручы кара һәм кызгылт сары шарлар өләштеләр.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев