Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Җиңү көнендә Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны, волонтерларны һәм активистларны бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы төп бәйрәм сәхнәсендә узды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шулай ук хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүче волонтерларны бүләкләделәр.
Хәрбиләргә һәм активистларга рәхмәт сүзләре белән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы   Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин,  хәрби комиссар,  подполковник Айрат Әгъләмҗанов мөрәҗәгать итте.
Махсус хәрби операция уздыру зонасында намуслы хезмәт иткән өчен хәрби часть командирының Рәхмәт хаты хәрби хезмәткәрнең хатыны Наталья Шишкинага тапшырылды.
Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм ныклыклары өчен ике хәрби Зәй районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән өчен "Фронтка ярдәм иткән өчен» медале Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоровка тапшырылды. Шулай ук Александр һәм Оксана Ерухиннар гаиләсенә «Фронтка ярдәм өчен» медале тапшырылды. Гуманитар йөк формалаштыруда һәм махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен Зәй районы башлыгының Рәхмәт хаты Егор Ерухинга бирелде.
Россия Федерациясе территориясендә ирекле (волонтерлык) эшчәнлектә актив катнашкан өчен «Россия волонтерлары» медале  Надежда Мироновага һәм Евгений Лифадеевка тапшырылды.
«СВОга ярдәм иткән өчен» медале белән Илдус һәм Татьяна Шиһаповлар гаиләсе, Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Хәбибуллин һәм активист Юрий Фролов бүләкләнде.
Гуманитар йөк формалаштыруда һәм махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм иткән өчен активистлар Гөлнара Нәҗмиева, Нурия Хөснетдинова, Гөлчирә Галимова, Гүзәлия Мөхәммәтҗанова Зәй районы Башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.
«Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен» район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Зәй муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан туганлык» Татарстан бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, Зәй политехника көллияте директоры Вәсилә Исрафилова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев