Җиңү көненә багышланган театрлаштырылган тамашаны зәйлеләр күз яшьләре аша карады
Зәйдә район мәдәният идарәсе үзешчән сәнгать осталары Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән театрлаштырылган тамашада матур хыяллар белән яшәгән яшь егет Алексейның язмышына кискен борылыш ясаган сугыш афәтен гәүдәләндерәләр.
Ул бер солдат тарихы гына түгел — ул тулы бер буын тарихы буларак чагылыш тапты. Лешага дошман юлында дивар булырга туры килә. Яшь егетнең яңгыравык тавышы пулеметтан аткан гөрелтеләр белән күмелә. Сценарий композициясе 2 линиягә бүленә. Анда гомерен аямый дошманга каршы көрәшүче яшь егет тә, дошманны җиңү юлы узган ветеран тавышы да параллель бара. Сюжетта яшь буынга хәтер һәм традицияләр тапшыру күзәтелә.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев