Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Җиңү көне кайтавазы

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 81 ел тулуны каршы алабыз.

Зәебездә ул һәр елдагыча инде Җиңү көне якынлашкан мизгелләрдә үк  һәр урында төрле чаралар белән башланып китте. Анда олысы да, кечесе дә актив катнашып ерак бабаларыбыз, әбиләребез батырлыгына соклануларын белдерделәр. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын  хөрмәтләү районыбызда инде берничә атна элек башланган иде. Ә төп чаралар кичә, 8 май көненнән страт алды.

Бүген исә зәйлеләрне һәм район кунакларын көндезге сәгать 10да  Крупская урамы буйлап үтәчәк Җиңү Парадына “Энергетик” Мәдәният сарае каршына чакырабыз. Парадтан соң көндезге сәгать 11 дә Азатлык китерүче солдат һөйкәле каршында митинг булачак. Шулай ук алга таба тематик мәйданчыклар, театрлаштырылган тамаша, концерт карарга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев