Җиңү бәйрәме күчтәнәче — ветераннарга
Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе һәм район башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшыру башланды. Зәйдә аны иң беренче булып районыбызда бердәнбер калган сугыш ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков алды.
Леонид Яковлевич бүгенге көндә Зәй үзәк дәваханәсендә профилактик медицина күзәтүе үтә. Аңа бәйрәм алды күчтәнәчен район башлыгы Разиф Кәримов дәваханәгә алып килде.
«Сез – безнең бердәнбер. Бөек Ватан сугышында Җиңү алып килгән мөхтәрәм затыбыз, сез безгә бик кадерле. Сәламәтлегегез какшамыйча әле безнең арада булуыгызны телибез. Авыр елларда үз-үзегезне аямыйча, дошманга каршы көрәшүегез, бүгенге көндә дә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ярдәмегез өчен чиксез рәхмәт сезгә», — диде Разиф Галиевич, ветеранга үз исеменнән һәм Рәис исеменнән бүләкләр тапшырып.
Ветеранны тәбрикләргә шулай ук, ул озак еллар хезмәт куйган ГРЭС предприятиесеннән директор Дмитрий Прохоров, район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина килделәр.
Леонид Мачтаковның үзенә күрсәтелгән хөрмәттән күңеле булды. Ул Разиф Галиевичтан район тормышы, Дмитрий Валерьевичтан ГРЭСтагы эш барышы турында кызыксынды.
«Зәебезне югары дәрәҗәдә тотуыгыз өчен сөенәм. ГРЭС — Зәйнең төп предприятиесе, аның авариясез эшләве күңелгә якын. Алга таба да уңышлы хезмәтләр сезгә», — диде Леонид Яковлевич җитәкчеләргә.
Сугыш ветераны белән бер палатада тыл ветераны Джимишиашвили Дудуша да дәвалана. Аңа да җитәкчеләр Җиңү бәйрәме күчтәнәчләрен тапшырды, якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
Зәй районы буенча Җиңү көненә багышлап әзерләнгән азык-төлек җыелмаларын 166 мөхтәрәм зат алачак. Аларның берсе сугыш ветераны, икесе концлагерьда тоткынлыкта булганнар, ә калганнары тыл ветераннары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев