Ике буын ветеран Җиңү бәйрәме турында гәпләште
Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераны нацизмга каршы көрәш турында фикерләштеләр.
102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков 9 Май – Җиңү бәйрәме уңаеннан кунаклар кабул итте. Аны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Динар Хәсәнов, җитәкчеләр өенә килеп тәбрикләде.
Күптән түгел генә район хәрби комиссары итеп билгеләнгән Динар Хәсәнов белән ветеран аерым аралашты. Чөнки хәрби комиссар махсус хәрби операциядә катнашкан, алар икесе дә – Украинаны нацизмнан азат итүчеләр.
Соңыннан Леонид Мачтаков зәйлеләргә Бөек Җиңү көне котлауларын, теләкләрен җиткерде.
– Бу, чын мәгънәсендә, бөек көн. Ул сагышлы да, чөнки һәр гаилә анда якыннарын югалтты, шул ук вакытта чиксез шатлыклы да, чөнки илбасарларны илебездән куып чыгардык. Җиңү көне буыннан-буынга кадерле көн булып саклануын дәвам итсен. Ә илебез күге мәңге аяз булсын, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев