Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Һәркем үз геройларын искә алды

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 25 апрельдә «Библиотөн» кысаларында әдәби — музыкаль композиция үтте.

Чарада «Өмет» клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәй бүлеге әгъзалары катнашты. Быелгы акция «Үз геройларың» темасына Ватанны саклаучылар елы һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы белән бәйләп уздырыла. Акциянең девизы: «Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк».

«Сүз бүген, 80 ел узгач, сугыш турындагы хәтернең һәр гаиләдә яшәве турында барды. Бу-бабалардан оныкларга тапшырыла торган тарихлар, саргайган фотосурәтләр, фронттан килгән хатлар, гаилә истәлекләре кебек сакланган бүләкләр. Чарада катнашучылар үзләренең туганнары турында шундый дулкынланып сөйләде, әйтерсең лә, күптән инде безнең белән булмаган кешеләр күзгә күренмичә янәшә торалар. Чарада катнашучыларның һәрберсен тыңлыйсы һәм тыңлыйсы килә иде. Истәлекләр елга булып акты… бу сугыш барысына да кагылган. Җир йөзендә яшәүчеләрнең берсе дә ата-бабаларыбызның фашизмга каршы сугыш елларындагы батырлыкларын онытмаска тиеш. Үз гаиләңнең, халкыңның, илеңнең тарихын белү һәм истә тоту — безнең бурыч», — диде китапханәче Галина Лаврентьева.

Җыелышта катнашучылар үз туганнарының сугыш тормышыннан кызыклы фактлар китерделәр: хәбәрсез югалганнар, һәлак булганнар яки сугыштан кайтканнар турында сөйләделәр. Күңелгә кадерле кешеләр турындагы истәлекләр төрле буын укучыларын берләштерде. Мәсәлән, Куликова Ирина Васильевна үзенең бабасы Кондратьев Константин Филипович турында, аның кайда сугышканы һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүе турында сөйләде.

Дуболазова Вера Ивановна тыл хезмәтчәне булган әнисе Анна Николаевна турында бик яратып искә төшерде.

«Ә Николай Ермолаевич Лапин турында без аның улы Виктор Лапин авызыннан ишеттек. Хикәя бик эчтәлекле, әтисе өчен ярату һәм горурлык белән тулы иде. Һәм шулай һәр вакыйга бу очрашуга килгән һәркемне дулкынландырды», — ди Галина Владимировна.

Чарада сугыш, Җиңү, Ватанга мәхәббәт турында шигырьләр һәм җырлар, сугыштан һәм сугыштан соңгы чорда туган, әйләнеп кайтмаганнар истәлегенә һәм исәннәр хөрмәтенә җырлар яңгырады. Бу җырлар «Катюша», «Темная ночь», «В землянке», «Алеша», «Синий платочек», «Журавли», «Эх, дороги» һәм башкалар булды. Алып баручылар кайбер җырларның тууы турында кызыклы фактлар да китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев