Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Һәркем үз героен искә алды

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә “Библиотөн” кысаларында әдәби-музыкаль композиция үтте.

Чарада “Өмет” клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәй бүлеге әгъзалары катнашты. Акция “Үз геройларың” темасына Ватанны саклаучылар елы һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйләп уздырылды. Акциянең девизы – «Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк». 

Чарада катнашучылар сугышта катнашкан туганнарының тормышыннан кызыклы фактлар китерделәр: хәбәрсез югалганнар, һәлак булганнар яки сугыштан кайтканнар турында сөйләделәр. Күңелгә кадерле кешеләр турындагы истәлекләр төрле буын укучыларын берләштерде. Мәсәлән, Ирина Куликова бабасы Константин Филиппович Кондратьев турында, аның кайда сугышканы һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүе турында сөйләде.

Вера Дуболазова тыл хезмәтчәне булган әнисе Анна Николаевна турында бик яратып искә төшерде.

“Николай Ермолаевич Лапин турында без аның улы Виктор Лапин авызыннан ишеттек. Хикәя бик эчтәлекле, әтисе өчен ярату һәм горурлык белән тулы иде. Һәм шулай һәр вакыйга бу очрашуга килгән һәркемне дулкынландырды”, – диде китапханәче Галина Лаврентьева.

Чарада сугыш, Җиңү, Ватанга мәхәббәт турында шигырьләр һәм җырлар, сугыш һәм сугыштан соңгы чорда туган, әйләнеп кайтмаганнар истәлегенә һәм исәннәр хөрмәтенә җырлар яңгырады. Бу җырлар – «Катюша», «Темная ночь», «В землянке», «Алеша», «Синий платочек», «Журавли», «Эх, дороги» һәм башкалар.  Алып баручылар кайбер җырларның тууы турында кызыклы фактлар да китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев