Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Гитара музыкасы фестивале Зәйгә йөзләгән сәнгать сөючене җыйды

2 май көнне Зәй балалар музыка мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мин, син, без һәм гитара» IV төбәк гитара музыкасы конкурс-фестивале булып узды.

14 ел эчендә гитара музыкасы кичәсе төбәк конкурс-фестивале дәрәҗәсенә  кадәр үсте. Фестивальнең географиясе дә елдан-ел киңәя бара. Быел музыка мәктәбе сәхнәсенә Чаллы, Әлмәт һәм Зәй районыннан йөздән артык талантлы гитарада башкаручылар чыкты.

Фестивальнең оештыручысы, музыка мәктәбе укытучысы Зөлфия Селиверстова да бу көнне сәхнәдә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Ул хезмәттәшләреннән, укучыларыннан һәм фестивальдә катнашучылардан котлаулар кабул итте, аны Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да тәбрикләде.

Сәхнәгә бер – бер артлы төрле яшьтәге катнашучылар, төрле һөнәр ияләре чыкты, әмма барлык чыгышларны бер генә нәрсә берләштерде - Ватанга мәхәббәт һәм Бөек Җиңүне якынайткан барлык геройларга рәхмәт хисе.

Конкурста иң яшь катнашучы булып “Якты коңгыз” балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче җиде яшьлек Матвей Давыдов танылды. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкының ныклыгы һәм патриотизмы символы саналган «Катюша» җырын гитарада башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев