Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Эзтабарлар һәрвакыт эзләнүдә

23 апрельдә «Гвардия» эзтабарлар отряды Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» кысаларында Бөек Ватан сугышы барган урыннарга китте.

Шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында аларны озату тантанасы булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева эзтабарларга уңышлар теләде.

Зәйдә «Гвардия» эзтабарлар отряды 2012 елда оешты. Бу вакыт эчендә безнең эзтабарлар 200дән артык сугышчының исемле медальон белән җәсәден тапкан. Шулай ук тарихи артефактлар — снарядлар, корал, пулеметлар һәм башкалар табылып, музейга тапшырылган.

Алда торган экспедиция турында «Гвардия» хәрби-патриотик эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров сөйләде.

— Без экспедиция кысаларында Волгоград өлкәсенең Городищенский районында Бөек Ватан сугышы барган урыннарда һәлак булган солдатларның сөякләрен күтәрәчәкбез. Безнең эзтабарлар командасында 40 кеше, аларның күпчелеге — Зәйдән, Чаллыдан эшче яшьләр, студентлар, араларында мәктәп укучылары да бар. Район хакимияте безгә урынга бару өчен уңайлы автобус бирде. Җиңү көненә — 8 майда Зәйгә әйләнеп кайтачакбыз, — ди Виктор Никифоров.

Виктор Михайловичның экспедициягә уллары Евгений белән Антон да китте. Алар да инде берничә ел рәттән казу эшләрендә катнаша, бер экспедициядә булганнан соң, Кызыл Армиянең мөмкин кадәр күбрәк һәлак булган солдатларын кире кайтару өчен яңадан анда барасы килә, диләр.

Эзтабарларны олы юлга озатырга матур костюмнар кигән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм отрядта катнашучыларның туганнары һәм якыннары килде.

14 яшьлек Марк Казамаров экспедициягә икенче мәртәбә әти-әнисе белән бергә бара. Ул — 7нче мәктәпнең V «Б» сыйныфы укучысы.

— Без беренче мәртәбә казу эшләрендә узган ел август аенда катнаштык. Бу безнең икенче мәртәбә экспедициягә баруыбыз. Миңа барысы да ошады, — ди Марк.

Максим Демеевның да икенче мәртәбә экспедициягә баруы.

— Узган ел безнең белән эзләнү эшләрендә булган отрядлар 44 сугышчының җәсәден тапты. Мин Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз батырлыгын кайтаруга керткән өлешем белән горурланам. Күңелне дулкынлану хисләре били, бик теләп казу эшләренә барам, — ди егет.

Николай Долгов Зәй политехник көллиятендә IV курста укый.

— 2022 елда экспедициядә катнаштым. Кыр шартларында яшәдек, кыр мунчасына йөрдек, учакта ризык әзерләдек. Минем өчен экспедициягә бару мөһим, бу эшкә бик җитди карыйм. Аңлатып булмый, мине анда нәрсәдер тарта кебек, — ди Николай.

Отрядта катнашучылар арасында кызлар да бар. Мирослава Захарова Зәй политехника колледжында юриспруденция юнәлеше буенча беренче курста укый.

— Танышларым экспедициядә булып кайткач, мин дә бик кызыктым. Без укулар, тренировкалар үттек. Зур өметләр белән юлга чыгам, — ди кыз.

Чара ахырында бүләкләү тантанасы узды. «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Виктор Уразайкин

«Татарстан Республикасының эзләнү хәрәкәтендә аерымлык өчен» алтын билгесе белән бүләкләнде. «Гвардия» отрядына хәйрия ярдәме өчен шәхси эшмәкәр Лилия Тихоновага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев