Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикли

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, зәйлеләр!

Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм. 

Бөек Ватан сугышында Җиңү – илебез тарихында тиңдәшсез батырлык, бердәмлек һәм каһарманлык символы буларак мәңгеләштерелгән  изге дата ул. 

Бу юбилейда без кулларына корал тотып Ватан азатлыгын яулаган, тылда тырыш хезмәт куйган, сугыш авырлыкларын кичергән һәркемне тирән хөрмәт белән  искә алабыз.  Ул авыр елларда илебез иминлеге өчен барлык милләтләр дә иңгә-иң торып дошманга каршы күтәрелгәннәр, туган җирләрен, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен үз-үзләрен аямыйча җиңүне якынайтуга зур өлеш керткәннәр.  

Кадерле ветераннар, сезнең батырлыгыгыз алдында, безгә туган җиребездә  яшәү һәм хезмәт итү мөмкинлеге бирүегез өчен түбәнчелек белән баш иябез.

9 Май бәйрәмендә күзләребезгә бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре тула. Миллионлаган ватандашыбыз шушы җиңү өчен үзләрен корбан иттеләр. Без аларның якты рухын һәрвакыт кадерләп сакларга бурычлы. Вакыт җилләре беркемне дә кызганмый, сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Чөнки безне 1945 елның шул истәлекле маеннан 80 ел аерып тора, әмма Бөек Җиңү турындагы истәлек барлык буыннар өчен дә үзгәрешсез хәзинә булып кала. Бу бәйрәмнең кыйммәте  бүген тынычлыкны саклап көрәшүче хәрбиләребез батырлыгында да, илебезнең куәтен ныгытудагы тырыш хезмәттә дә һәм яшьләребезне  героик үткәннәребез фонында пат-риотик рухта тәрбияләүдә дә чагыла. 

Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы һәм тыныч күк йөзе телим. Һәр йортта балаларның шатлыклы авазы  яңгырасын, ә йөрәкләрдә безнең бөек тарихыбыз белән горурлык хисе яшәсен!

Хөрмәт белән Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев