Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Дамирә Шәрифуллина: “Бабамның фронттан җибәргән өчпочмаклы хатларын кадерле ядкарь итеп саклыйбыз”

“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горуланабыз” акциясе кысаларыда Югары Пәнәчедән Дамирә Шәрифуллина Фәррах бабасы турында сөйли.

1941 елның 22 июнендә яхшы коралланган фашистлар Германиясе изге Ватаныбызга вәхшиләрчә һөҗүм ясый – Бөек Ватан сугышы башлана. Ватаныбызны куркыныч дәһшәттән коткару өчен, сугыш алдыннан 110 йортлы гына булган Югары Пәнәчедән фронтка 144 кеше киткән, шуларның 6сы  Хисаметдин Хәмитов йортыннан була.

 Хисами бабайның икенче улы Фәррахетдин 1904 елда туган. Фәррах бабам  Бигеш авылында мәдрәсә бетерә, заманына күрә белемле – гарәпчә һәм  кириллица белән яза, укый белгән.  Авылда 1929 -1930 елларда комсомол ячейкасы төзелә. Фәррах бабам авыл тормышында бик актив булып, авылда беренчеләрдән булып комсомолга керә. Бибиәсма исемле чибәр, эшчән кызга өйләнеп, өч балалары туа.

  Пәнәчедә колхоз төзегәч, колхоз җитәкчесе итеп тә куялар. Тик үзенең кызу канлылыгы, гадилеге аркасында озак эшли алмый. Чаллы шәһәрендә милиция комиссарының урынбасары булып та эшләп карый. Шул ук сәбәпләр аркасында анда да озак тоткарланмый. Авылның балта остасы, яхшы мичче була. 

 1941 елның көзендә сугышка чакырыла. 73нче укчылар полкында гади солдат булып хезмәт итә. Мәскәү янындагы сугышларда аягы  яралана. Аны Тверь өлкәсе  Холсмк районы Жирятино авылына кыр госпиталенә җибәрәләр. Аягыннан күп кан агу сәбәпле, коткара алмыйлар, госпитальдә 1942 елның августында вафат була, Жирятино авылында күмелгән.

Бабам Фәррах Хисаметдин улының фронттан җибәргән хатлары.

фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев