Бүген Татарстанга «Хәтер уты» килә
Казанлылар 6 май иртәсендә тимер юл вокзалында «Хәтер уты»н – Мәскәүнең Александров бакчасындагы Билгесез солдат кабере яныннан алып кайтылган мәңгелек ут очкынын каршы алачак.
Акция Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операция катнашучыларын, яшьләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм барлык ил халкын халык батырлыгы истәлеге символы тирәсендә берләштерә. Халык фронты активистлары Мәңгелек ут кисәкчәләре урнаштырылган лампаларны ветераннарга, алгы сызыкта хезмәт итүче хәрбиләргә, шулай ук Россия төбәкләренә һәм чит илләргә тапшырачак.
2026 елда утны Россиянең 71 төбәгендә һәм 200 торак пунктында яшәүче 400дән артык ветеранга тапшырырга планлаштыралар. Моннан тыш, аны Европа, Азия һәм Африканың 14 иленә җибәрәчәкләр.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев