Бүген Сталинград сугышында җиңүгә 83 ел тулу билгеләп үтелә
Зәйдә Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград бәрелешендә немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә багышланган төрле чаралар оештырыла.
2 февраль — Россиянең Хәрби дан көне. Ул тарихка Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн булып кереп калган.
Сталинград сугышы (1942-1943 еллар) Донның уң ярында башлана, анда 2 миллионнан артык кеше катнаша, ә миллионнан артыгы һәлак була. Ул җимерелгән Сталинградтагы иң канлы урам сугышлары һәм өч фронт совет солдатларының гаҗәеп батырлыгы белән билгеләп үтелә, бу немецларны тетрәндерә һәм аларның сугышчан рухын какшата. Бу сугыштан Бөек Ватан сугышында борылыш башлана.
Сталинград беренче тапкыр 1945 елның 1 маенда Югары Башкомандующий приказы белән Герой-шәһәр дип атала. 1965 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы алдыннан, «Герой-шәһәр» дигән мактаулы исем турында нигезләмә раслана. Аны алты шәһәргә, шул исәптән Сталинградка да биргәннәр. Шәһәрдә аның героик үткәне белән бәйле 200дән артык тарихи урын бар. Алар арасында Мамай курганындагы «Сталинград сугышы геройларына» мемориаль ансамбле, солдат даны йорты (Павлов йорты) һәм башкалар. 1982 елда «Сталинград сугышы» музей-панорамасы ачыла. 1943 елның 2 феврале 1995 елның 13 мартындагы 32нче федераль закон нигезендә Россиянең Хәрби дан көне — Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне (1943 ел) буларак билгеләп үтелә.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев