Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына район фестивале кысаларында искиткеч тамашалар тәкъдим ителә

«Театр призмасы аша батырлык» бәйгесендә авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре катнаша.

Югары Шепкә үзешчәннәре Мәйсәрә Гомәрованың «Вөҗдан газабы» спектаклен сәхнәләштерде.

«Вөҗдан газабы» спектаклендә кешенең барлык мөһим сыйфатлары — намуслылык, игелек, үзара ярдәмләшү, ихласлык чагыла. Һәм болар барысы да бер геройның йөрәгендә. Спектакльнең төп герое — Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир абый. Аның васыяте шул: «Кеше булыгыз, куркак җан булудан сакланыгыз. Кеше куркак булса теләсә нинди түбәнлеккә бара, атасын да, анасын да, Ватанын да сата. Туган нигезегезне ташламагыз, нигезне ташлаган ир, ир түгел», — ди ул.

Спектакльдә рольләрне Линар Шәрәфиев (Сабир), Гөлсинә Гыйлаева (Нәсимә), Язилә Гыйләҗетдинова (Әминә), Рамилә Зыятдинова (Мәдинә), Айгөл Габдрахманова (Гүзәл), Гөлшат Бариева (Дилбәр), Гөлнара Нуретдинова (Рауза) башкарды.

— «Вөҗдан газабы» әсәрен сәхнәгә куюда катнашкан үзешчән артистларыбызга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең тырышлыгыгыз, талант һәм иҗади энергиягез бу спектакльне искиткеч итеп тормышка ашырды. Рольләрегез тамашачылар күңелендә тирән хисләр уятты һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез, — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Ә тамашачылар алга таба да шундый эчтәлекле спектакльләр көтеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев