Бөек Җиңүгә багышлап 80 км. арага йөгереш
Зәйдә бүген, 8 апрельдә “Җиңүне каршылап 80 километр” дип исемләнгән акция старт ала.
Аны шәһәрнең “Барс” спорт мәктәбе оештыра. Әлеге йөгереш марафонында мәктәп укучылары, теләгән кешеләр катнаша ала. Акция 8 апрельдә “Энергия” стадионында 2 км. дистанциягә йөгерүдән башлана. Һәм ул 7 май көнне шулай ук стадионда 2 км. араны йөгереп узу белән тәмамлана. Шушы ара эчендә йөгерештә катнашучылар 80 км. араны узарга тиеш була. Ул Бөек Җиңүнең юбилеен каршылауга йөз тотып оештырыла. Йөгерешләр стадионда кичке сәгать 6да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев