Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Бөек Җиңү көне уңаеннан Поповка авылында митинг узды

Бөек Җиңү көне уңаеннан район авылларында митинглар үтә.

7 майда Поповка авылында узган митингта авыл халкы, сугыш чоры балалары катнашты. 

Җирлек халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлеге сәркатибы Петр Тимаськов килде.

Поповка авылыннан Бөек Ватан сугышына  97 кеше киткән. Шуларның 50сенә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмаган.

“Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый. Бүген инде Поповка җирлегендә Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәребез  калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне”, - ди Поповка авыл җирлеге башлыгы Оксана Юнысова.

Тантаналы чарада Эльза Шарова, Алена Абрамова башкаруында сугыш чоры җырлары яңгырады, Нина Воробьева, Замфера Миңнеханова шигырьләр укыды. 

 Аннан һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев