Бөек Җиңү көне уңаеннан Керәшен Мәлемендә митинг узды
9 Май бәйрәме уңаеннан район авылларында митинглар үткәрелә башлады.
Керәшен Мәлемендә бүгенге көндә бер тыл ветераны яши. Ул – Ульяна Пущаева.
Җирлек халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга аның урынбасары Петр Уразайкин килде.
Тантаналы чарада Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова да чыгыш ясап, Җиңү көне белән котлады.
-Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып тора. Алар, берләшеп, дошман белән көрәшкә күтәрелделәр, барлык сынауларны намус белән үтеп, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген якладылар. Кызганычка каршы, фашизм һәм нацизм идеяләре кабат баш калкытты. Бишенче ел инде безнең ир-егетләребез, махсус хәрби операциядә катнашып, батыр бабалары үрнәгендә Россия бәйсезлеген яклыйлар. Без Ватаныбызның киләчәге өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек телим. Бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләребез үз гаиләләре, туганнары һәм якыннары янына җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип телибез, — диде чыгышында Гүзәлия Зөфәровна.
Югары Мәлем мәктәбе укучылары шигырьләр сөйләделәр, сугыш чоры җырларын башкардылар, аннан һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.
фотолар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев