Бигешлеләр Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» спектаклен тәкъдим итте
Спектакль Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында сәхнәләштерелде.
Сугыш… Бу сүздән дә куркынычрак нәрсә юк. Кырыгынчы елларда яшәгән тулы бер буынның балачагын, яшьлеген һәм гаилә бәхетен сугыш урлаган. Бигешлеләр тамашада сугыш елларында тылда ир-атларны алмаштырган авыл хезмәтчәннәренең — яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә авыр язмышын искә төшерделәр. Аларның күбесенең ирләре, йөргән егетләренә яу кырыннан кайту насыйп булмый… Спектакльдә төрле характерлы һәм төрле язмышлы хатын-кызлар фронтны тәэмин итү өчен авыр хезмәт куя: «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!»
«Без бу әсәргә тукталганчы күп пьесалар укыдык, ләкин Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан көчлерәк, чын сугыш вакытына туры килгәнен сайлыйсы килде. Һәм Сәет Шәкүровның „Тол хатыннар, тол кызлар“ драмасына тукталдык. Һәр үзешчән артистыбыз үз ролен образны ачып оста итеп башкарды. Елаттылар да, тиешле урында көлдерделәр дә. Спектакльне өйрәнгән вакыт аралыгында һәркем театр тормышы белән яшәде. Катнашкан һәр үзешчән артистка, сәхнә артында булышкан кызларга рәхмәт», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Рольләрдә Фирдания Ханова (Хәерниса), Гүзәлия Хисмәтуллина (Бану), Ләйлә Мөхәммәтханова (Банат), Альфред Шахов (Хөрмәтулла), Рәсилә Яхина (Өммегөлсем), Илдус Кәлимуллин (Мәрдән), Айгөл Маликова (Әлфинур), Миләүшә Рәҗәпова (Шәмсенур), Тәнзилә Сәфәргалиева (Фәридә), Миннегөл Насыйбуллина (Бәдегол), Рамилә Биктимерова (Сәлимә) башкарды.
Бигешлеләр куйган спектакль фестивальне төгәлләде. Хәзер нәтиҗәләрне — җиңүчеләрне игълан итүне генә көтәсе калды.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев