“Үлемсез полк” акциясе кысаларында Елена Иванова ерак бабасы турында сөйли.
Минем бабайның әтисе Федор Яковлевич Иванов 1903 елның 3 апрелендә Сарсаз-Баграж авылында туган.
Сугышка 1942 елның июнендә алынган, 92нче укчылар дивизиянең 317нче укчы полкында хезмәт иткән. Званиесе – кече сержант. Ленинградны саклауда катнашкан. «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнгән (1943 ел). 82 миллиметр калибрлы минометчы булган.
Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен өч тапкыр «Батырлык өчен» медале (1944, 1944, 1945 еллар), шулай ук «Германияне җиңгән өчен» медаленә дә лаек булган ( 1946 ел).
1982 елның 20 ноябрендә вафат булган.
Фото гаилә архивыннан.
Нет комментариев