“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясендә - Шәйхенур Хәмитов
Югары Пәнәче авылыннан Дамирә Шәрифуллина хәрби абыйсы турында хатирәләре белән уртаклаша.
Шәйхенур абый 1909 елда Югары Пәнәче авылында Хисаметдин Хәмитов гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Авылда мәдрәсәне бетергәч, 1927 елда Казан шәһәрендә “Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбенә” укырга керә. Мәктәпнең ике бүлекчәсе була: кавалерия һәм җәяүле гаскәр. Шәйхенур абый кавалерия бүлеген сайлый. 1928 елда укучы курсантларны басмачылар белән сугышырга алып китәләр. Ул Әфганстан, Төркия, Иран, Согуд Гарәбстанында махсус билгеләнештәге частьлар отрядында курсант буларак хәрби бурычын үти. 1930 елда кайтып, 1931 елда укуын лейтенант булып тәмамлый. Аны хезмәтен дәвам итәргә Уфа шәһәренә җибәрәләр, шунда Гадилә исемле кызга өйләнә. Аннан күпмедер вакыт Свердловск шәһәрендә хезмәт итә.
1941 елда Бөек Ватан сугышына ул Уфа шәһәреннән алына һәм 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал майор М. Шәйморатов кул астында полк командиры урынбасары булып хезмәт итә. Мәскәү, Сталинград яны сугышларында катнаша. 1942 елның 26 ноябрендә кулы яралана, госпитальдә дәвалана. 1944 елда сугыштан капитан дәрәҗәсендә кайта.
Сугыштан соң Уфада хәрби пехота училищесында комендант булып урнаша. Подполковник булып отставкага чыга. 1983 елның сентябрендә туган авылы Югары Пәнәчедә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев