Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясендә - Иван Некратов

Әнисенең әтисе, бабасы Иван Васильевич Некратовның фронттан килгән бердәнбер хаты, аның кадерле ядкарь итеп саклануы, бабасының исемен туганнар каберлегеннән эзләүләре турында Лариса Кузнецова сөйли.

Бабам 1914 елда туган. Сугышның беренче көннәрендә үк Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Әбием 5 айлык нәни кызчыгы Галина белән кала. 
Ул 1941 елның 25 февралендә яу кырында һәлак була. Әнием бабамның сугыш кырыннан язган хатын күз карасыдай кадерләп сак-лый.
«Хат башы... Исән-саулармысез, минем газиз әнием, сеңелләрем, Анна, Марфа,  хөрмәтле тормыш иптәшем Анна, кечкенә кызым Галина. 
Сезгә сагынычлы сәламнәр җибәрүче улыгыз,  әтиегез Иван дип белерсез. Мәгълүм булсын, сездән хат алганым юк. Монда сугышлар бик каты бара. Андый-мондый кайта алмасам, миңа риза-бәхил булыгыз. 
Хат язарга түгел, тамак ялгарга да вакыт юк. Исән-сау торыгыз. Миңа рәнҗемәгез. Анна, кызыбызны  сакла...”
Хатның башка урыннарын танып уку инде мөмкин түгел. Хат 1941 елның   октябрь аенда язылган. Ә берничә айдан әбиемә кара пичәтле хат китерәләр. Димәк, безгә истәлек булып калган бабамның бердәнбер хаты саубуллашу хаты булып чыга. 
Әбекәем гомере буе тормыш иптәшен сагынып яшәгән, ләкин күрешүләр насыйп булмаган.  Әбиемнең өмет дигәне, бәлки учак күмере астында калган очкын төсле, кабынып китәргә дә талпынгандыр. «Хәтер китабы»ндагы соңгы мәгълүмат ул очкынга да су сипкән шул: «Некратов Иван Васильевич, 1914 елгы. Зәй районы Кабан-Бастрык авылы. Зәй РХК, кызылармияче, 25.02.1942 елда һәлак булган. Орлов өлкәсе Мцинск районы Знаменка авылында җирләнгән», – диелә анда. Кызганычка каршы, Знаменка авылының туганнар каберлегендә бабайның исемен тапмадык. Бәлки сугыш кырында бергә булган якташлар да булгандыр (587 сп, 212 с. хезмәт иткән)...
Әбием Анна Аксакова әниебезгә (кызы Галинага) үтенеч әйтеп калдырган:   «Галина кызым, син дә картаясың, үзең исән чакта әтиеңнең каберен эзләп табып, каберенә туган як туфрагын салып кайтсаң әйбәт булыр иде», – дип. Әнинең зур хыялу бу. Тик әлегә эзләнүләребез нәтиҗәсез... Туганнар каберләрендә Некрасов фамилиясе тора. Бәлки ялгыш язганнардыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев