“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясе: Вилдан Гыйльманов
Ландыш Кәримова бабасы турында сөйли.
Вилдан Гыйльман улы Гыйльманов 1907 елда Аксар авылында эшче крестьян гаиләсендә туган. 1941 елның июлендә сугышка китә һәм хәрби антны 363нчы укчылар полкында кабул итә.
Илебезнең иң авыр вакытында, 1941 елның июленнән 1942 елның ноябренә кадәр, Үзәк фронтта булган сугышта катнаша.
1942 ел ахырында ул каты яралана һәм аны дәваланырга Березники шәһәренә җибәрәләр. Ул госпитальдә 8 ай буе дәвалана.
1943 елда туган авылы Аксарга кайта. Авылда бригадир булып эшли һәм тормыш иптәше Зәйнәпбану белән берлектә совет солдатларына тылда ярдәм итә. Күп еллар халык утырышчысы була.
.jpg)
Гыйльмановлар гаиләсе авылда үрнәк гаилә булып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бөек Ватан сугышында катнашканы һәм тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен төрле медальләр белән бүләкләнә.
фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев