“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясе: Югары Шепкәдән Әһлиулла Яруллин
“Үлемсез полк”: Ерак бабасы Әһлиулла Яруллин турында оныгы Инсаф Низамиев сөйли.
Ул 1909 елда Югары Шепкә авылында туа. Гаиләдә өч бала булалар. Ерак бабайның бертуган апасы Мәрьям апа сөйләве буенча (ул 2013 елда вафат булды), ул гармунда уйнарга яраткан. Бик игелекле һәм мәрхәмәтле кеше булган.
Ерак бабам Түбән Кама районында пристаньда эшли. Имәнлебаш авылының озын толымлы, чибәр кызы Сания Хисамиевага өйләнә. Туйдан соң Смыловка авылына күченәләр, чөнки бабай шунда эшләгән. Хезмәт сөючән гаиләдә бер-бер артлы ике ул - Габбас белән Рәшит туа.
Сугыш башлангач, бабам фронтка китә. Китәр алдыннан ул әти-әнисе белән саубуллашырга Шепкәгә кайта. Гаиләсе дә Шепкәгә яшәргә күченә.
Кызганыч, ерак бабамның фронттан язган хатлары сакланмаган. Ерак әбием Сания аның командир булганлыгы турында сөйли торган була. Әмма аның бу сүзләренә ышанмаучылар да була. Бабама туган якларга кайту насыйп булмый, ул илебез азатлыгы өчен көрәшеп, ерак җирләрдә ятып кала.
Бөек рус полководецы Александр Суворов: “Иң соңгы солдат тиешенчә җирләнмичә, ил өчен сугыш тәмамлана алмый”, – дип үз заманына һәм шулай ук киләчәк буыннарга васыять калдырган. Ел саен эзтабарлар отрядлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен табалар һәм аларны хөрмәтләп җир куенына иңдерәләр.

2012 елда Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнашкан Зәй эзтабарлары арасында безнең Югары Шепкәдән дә кешеләр була. Казу эшләре вакытында алар туганнар каберендә булалар. Мәрмәр плитәгә биредә җирләнгәннәрнең исем-фамилияләре арасында Әһлиулла Ярулла улы Яруллин дигән таныш фамилияне укый алар. Минем бабам Сталинград өчен барган сугышта һәлак булган икән. Эзтабарлар туганнар кабереннән җир алып кайттылар. Без бу җирне ерак әбием Саниянең каберенә салдык.
Минем ерак бабам турында тагын да күбрәк беләсем килде һәм миңа ярдәмгә интернет ресурслар килде: kremnik.ru һәм obd-memorial.ru сайтында мәгълүмат табу кыен булды, чөнки Яруллин фамилиясе сайтта Еруллин дип язылган. Яшәү урыны, туган елы, хатынының исеме - барысы да туры килә иде. Мин бер-ике архив документын һәм үлем турында хәбәрен таптым. Әлеге сайтлар ярдәмендә ерак бабамның 1942 елның 30 сентябрендә һәлак булганын белдем. Ул чыннан да Сталинград янындагы сугышларда катнашкан һәм отделение командиры булган. Ерак әбием бу турыда дөрес әйткән.
фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев