Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

«Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясе: Имәнлебаш авылыннан Хәниф Ханов

Газетабыз акциясенә Имәнлебаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова кушлып, Хәниф Ханов турында хатирәләре белән уртаклаша.

Хәниф Миңнехан улы 1920 елның 1  маенда  Имәнлебаш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. 1927-1929 елларда авылда башлангыч мәктәптә укый. Ачлык еллары булгач, 1930 елда абыйсы белән Урта Азиягә китәләр. Фирганә өлкәсе Мәрхәмәт районы башлангыч мәктәбенә укырга керә. Рус телендә белем ала. Монда үзенең бертуган абыйсы Әхмәтхан гаиләсендә яши. 1934 елда туган авылына кайтып, Югары Шепкә урта мәктәбендә укый һәм 1937 елда мәктәпне тәмамлый. 1937 елдан 1940 елга кадәр Чистай шәһәрендә фельдшер- акушерлык мәктәбендә укый. 1940 елның июнь аенда Урта Азиягә Ташкент якларына эшкә җибәрелә. 1941 елның 22 июненә кадәр Ташкент өлкәсенең Янгәй авылында табиб, участок мөдире булып эшли. 1941 елның 22 июнендә Совет Армиясе составына мобилизацияләнә, 44нче кавалерия дивизиясенең 45нче полкына хәрбифельдшер итеп билгеләнә. 

Сентябрь аенда Көнбатыш фронтның 44нче кавалерия дивизиясендә Крюково-Каменко шәһәреннән алып Мәскәү астына кадәр чигенәләр. 1941  елның 27  ноябреннән немецларга каршы кискен һөҗүм итүдә катнаша. 1942 елда сугыш кырыннан үзенең җилкәсендә 648 яралыны  чыгарган өчен Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла, шул ук елда Волоколамский шәһәрен немецлардан азат итәләр, Михановка дигән авылны алалар. 1942 елның маеннан Сухиничи шәһәрендә  госпиталендә  дәвала. 16 майдан 77нче танк дивизиясенең 7нче полкында хезмәт итә башлый. Шул полкта 1947  елның августына кадәр хезмәт итә. 

Сугыш тәмамланганчы  Советлар Союзы Маршалы Рокоссовский командалыгында хезмәт итә. Варшаваны, Калининград, Лодзь һәм бик күп кенә башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша.1945  елның май башында Берлинны алуда катнаша. Җиңү бәйрәмен дә шунда каршы ала. 

1947  елның август аенда Совет Армиясеннән демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. Хәниф абыйның сугыштан кайткандагы званиесе -  өлкән медицина лейтенанты. 

Сугыштан кайткач,  Ширәмәт районының Югары Чаллы авылында фельдшер акушерлык пункты мөдире булып эшли. 1948 елда Әнисә апа белән өйләнешәләр, Хәниф абыйны Ширәмәт районының сәламәтлек саклау тармагы мөдире итеп билгелиләр. Алар ул елларда Түбән Уратма авылында яшиләр. Әнисә апа мәктәптә укытучы булып эшли. 1960 елда әти-әниләре олыгайгач, аларны карап тәрбияләргә дип, биш балалары белән яраткан эшләрен ташлап, Имәнлебаш авылына кайталар. Авылда фельдшер акушерлык пункты мөдире булып эшли һәм 1982 елда лаеклы ялга китә.

 Яңадан фронтовикның өйдә генә утырасы килмәгәч, 1992 елның октябренә кадәр Имәнлебаш авылын газ баллоннары белән тәэмин итүче булып эшли.

Бу язманы 2003 елда Хәниф абыйның сөйләвеннән язып алдым. 2005  елның 10  мартында Хәниф абый вафат булды.

фотолар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев