Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясе: Георгий Серебряков

Георгий Георгиевич сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Быел илебезгә тынычлык алып килгән 81нче Җиңү язын каршылыйбыз.

Зәйлеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-бабаларының батырлыклары белән горурланып яши. Без ил азатлыгы өчен яу кырында көрәшкән, тылда фидакарь хезмәт куйган буыннарны онытмыйбыз, алар алдында баш иябез.
 Шул уңайдан газетабызда “Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясен башлап җибәрәбез.

Георгий Серебряков 1924 елның 7 ноябрендә Зәй районы Федоровка авылында туган.

19 яшьлек егетне 1943 елның гыйнварында сугышка алалар. 34нче укчылар гвардиясе составында сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша. Сугыштан соң авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, агроном белгечлеген ала. Сарсаз-Баграж авылына агроном итеп эшкә җибәрелә. Биредә ул гомере буе агроном булып эшли. Сарсаз-Баграж авылы кызы Анна белән кавышып,  биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Тормыш иптәше Анна Николаевнага  Бөек Ватан сугышы башланганда 17 яшь була. Яшьлек еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Бу вакытта ул төрле эшләр башкара. Авылда өч ел хат ташучы да булып эшли. Анна түти ул вакытларны авырлык белән искә ала торган була: "Кара пичәтле хатларны хуҗасына ничек бирергә икән дип йөри идем," - ди ул. Чөнки сугыш вакытында хат ташучыны берәүләр шатланып көтсә, икенчеләр курку белән көтә торган була. Шуннан соң җиде ел Яраслауда торф чыгаруда була. Авылга туганнарын күрергә дип кенә кайткан җиреннән Аннаны Георгий кире Яраслауга җибәрми инде.

Серебряковлар 40 елдан артык авылда үрнәк гаилә булып, бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшәделәр.
Георгий Георгиевич сугышта алган яралары сәламәтлегендә чагыла. 74 яшендә вафат була.

Фотолар гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев