Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!
Игътибар: яңа акция!
Быел илебезгә тынычлык алып килгән 81нче Җиңү язын каршылыйбыз.
Зәйлеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-бабаларының батырлыклары белән горурланып яши. Без ил азатлыгы өчен яу кырында көрәшкән, тылда фидакарь хезмәт куйган буыннарны онытмыйбыз, алар алдында баш иябез.
Шул уңайдан газетабызда “Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” акциясен игълан итәбез. Зәйлеләрдән безнең тыныч имин тормыш өчен көрәшкән бабалары, тылда Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән әбиләре турында язмалар көтеп калабыз. Мәктәп укучыларын да акциягә актив кушыларга чакырыбыз. Язмаларны, фотоларны zayof@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә була.
Фото "Зәй офыклары" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев