Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!

Серафим Васильевич Абдулов 1903 елда Сарсаз-Баграж авылында крестьян гаиләсендә туа.

Аларның гаиләсе авылда тырыш гаиләләрдән исәпләнә. Ишегалларында өч ат, эшкәртелә торган җирләре һәм умарталыклары була. Ул 1890 елда оештырылган чиркәү каршындагы мәктәптә белем ала. 1925  елда Югары Баграж кызы Марина  Чаймилевага өйләнә. Өч ел совет армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач авыл Советы рәисе булып эшли. Серафим Васильевич гомер буе белем алырга омтыла. 1936 елда Зәй МТСында Һәм Чаллыда тракторист-комбайнчы һөнәрен үзләштерә. 1937 елда миллионнарча совет кешесе язмышын кабатлый: аны кулакларны яклыйсың дип, сөргенгә озаталар. Сугышка кадәр акланып,  туган авылына кайтып, тракторист-комбайнчы булып эшли.

1941 елда сугышка алына. Фронттан хатлары бик аз килә. 144нче укчылар дивизиясендә Серафим Васильевич взвод командиры була. 1942 елда Калуга өлкәсе Барятин районы Фомино авылы янында барган каты сугышларда аның взводы, үзе дә һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев