Бердәмроссиялеләр ветеран Леонид Мачтаковны Җиңү көне белән котладылар
“Бердәм Россия” партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма секретаре легендар якташыбызга «Ветеранга бүләк» акциясе кысаларында бүләкләр тапшырды.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Зәй районында бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашучы Леонид Яковлевич Мачтаков «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсеннән котлау алды. Ветеранга котлауларны һәм бүләкләрне Зәй җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов тапшырды. Чара «Тарихи хәтер» партия проекты ярдәмендә «Ветеранга бүләк» акциясе кысаларында узды.
Леонид Яковлевичка авыр сынаулар туры килә: Ржев, Сталинград сугышы, Курск дугасы, Луганск өчен сугышлар. Сугыштан соң ул Зәй ГРЭСын төзүдә катнаша һәм республиканың иң өлкән энергетигы була. Бүген аңа 102 яшь, һәм ул фронттагы елларны да, тыныч тормышны да бертигез яхшы хәтерли, Зәйнең тере легендасы һәм яшь буын өчен батырлык үрнәге булып кала.
Петр Тимаськов ветеранга партиянең төбәк бүлекчәсеннән батырлыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук бәйрәм өстәленә бүләкләр тапшырды.
"Леонид Яковлевич — безнең горурлыгыбыз. Аның кебек кешеләр-тере тарих. Без аларны кайгырту һәм игътибар белән чолгап алырга тиешбез, бигрәк тә илебез өчен изге көннәрдә. Барысы өчен дә сезгә түбәнчелек белән баш иябез!"- дип билгеләп үтте башкарма секретарь.
«Ветеранга бүләк» акциясе һәм «Тарихи хәтер» партия проекты халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтерне саклауга һәм безгә тыныч күк бүләк итүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. 9 Май алдыннан Зәй районында тыл ветераннары һәм элеккеге концлагерь тоткыннары котлаулар һәм бүләкләр ала.
фото “Бердәм Россия” партиясенең Зәй җирле бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев