Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Багражлылар Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бөек Җиңү көне уңаеннан Баграж авыл җирлегендә митинглар үтте.

Баграж авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 548 кеше киткән, шуларның 342се кире туган якларга әйләнеп кайтмаган, яу кырларында ятып калган.

-Баграж авыл җирлеге Зәй районында фронтка киткән солдатлар саны ягыннан районда өченче урында тора. Һәр авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр бар. Бу мемориаль комплексларда җирлекнең тулы тулы бер тарихы урын алган, дисәң дә була. Авыл халкы, шуларга карап, яу кырларында һәлак булган ата-бабаларын искә ала, — ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Җирлек халкын Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй информ» җитәкчесе Александр Исаков килде.

— Без Ватаныбызның киләчәге өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек телим. Бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләребез үз гаиләләре, туганнары һәм якыннары янына җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар, — диде чыгышында Александр Кузьмич.

Азатлык һәм тыныч күк йөзе өчен сугыш кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев