Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Бабам 18 яшендә илебезне фашист илбасарларыннан сакларга киткән

Зәйнең “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге бүлек мөдире Ирина Грузинцева бабасының үткән данлы һәм шанлы юлы турында сөйли.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары бездән ераклашкан саен, Ватаныбызны фашизмга каршы каты сугышларда саклап калган совет халкының үлемсез батырлыгының бөеклеге һәм бөтендөнья-тарихи әһәмияте тулырак  чагыла.

Тормышта һәркемнең горурланырлык, аннан үрнәк алырлык кешесе бар. Минем дә бар андый кешем – ул бабам Сергей Васильевич Нессонов.

Ул 1925 елның 10 октябрендә Курск өлкәсенең Языково хуторында туа. Унсигез яшендә бабай илебезне немец-фашист илбасарларыннан сакларга сугышка китә.   Курск-Орел дугасындагы сугышта аягы яралана.

319нчы истребитель танкка каршы артиллерия полкы составында сугыша. Мәскәү, Сталинград янындагы сугышларда, Берлинны алуда катнаша. Батырлыклары өчен күп бүләкләре бар. 

Җиңүгә юл авыр була. Ләкин ул аны намус белән батырларча уза. 

Сугыштан соңгы елларда бабай илне төзекләндерүдә актив хезмәт куя. 60нчы елларда гаиләсе белән Зәй ГРЭСы төзелешенә килә. Намуслы хезмәте, дисциплинасы, партия эшенә тугрылыгы белән Ватанга хезмәт итүдә үрнәк күрсәтә.  Татарстанның иң өлкән энергетигы, Зәй район ветераннар советы әгъзасы, шәһәрдәге комсомол һәм пионер берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча актив эшлекле була.

Озак еллар фидакарь хезмәте өчен бик күп бүләкләргә ия. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев