Әхмәт үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан спектакль куйды
20 мартта Әхмәт авылы мәдәният йортында Сәет Шәкүровның «Саф күңелгә тап төшми» драмасы сәхнәләштерелде.
Спектакль «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан куелды.
Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Ул кешелеккә күпме бәхетсезлек, кайгы хәсрәт, югалту китерә. Бу сүзне ишеткәч кенә дә йөрәкләр сулкылдап, сыкрап куя. Спектакль эчтәлеге буенча күңелне нечкәртә торган эпизодларга бай иде, аны караганда үзеннән-үзе күз яшьләре тәгәри. Әсәр балаларын югалткан аналарның кайгысын, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында ирләр һәм хатыннар иңенә төшкән газапларны чагылдыра. Шакир карт, Мәргүбә карчык һәм аларның киленнәре Саҗидә тетрәндергеч вакыйгалардан соң да күңелләрендә яшәргә теләкләрен югалтмыйлар. Саф күңелләренә тап төшермичә яшәүләрен дәвам итәләр.

“Драманы сәхнәләштерүдә Әмир Сөләймановның тырышлыгы зур. Һәр үзешчәнгә киңәшләрен биреп, рольгә кереп уйнарга өйрәтте. Без аңа бик зур рәхмәтлебез”, - ди мәдәният йорты директоры Ризидә Абрамова.
Рольләрне Әмир Сөләйманов (Шакир), Гөлфия Сөләйманова (Мәргүбә), Фәнзилә Боярова (Саҗидә), Гөлназ Закирова (Шәмсия), Илназ Закиров (Сәгыйтҗан), Айрат Гарифуллин (Вагыйз), Рөстәм Хамматов (Абзал), Гөлүзә Хамматова (хәрби кеше), Камил Хамматов (Мулланур), Ризидә Абрамова (Галимә) башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев