Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Аналар – ил тоткасы

Әдәбиятта да, сәнгатьтә дә аналар образына зур урын бирелә.

Безнең рәссамнарыбыз нинди матур портретлар һәм сурәтләр иҗат иткәннәр! Мәсәлән,  Харис Якупов, Бакый Урманче, Тавил һәм Нияз Хаҗиәхмәтовлар, Лотфулла Фәттахов һ.б. рәссамнарыбызның иҗат эшләре сокланырлык. Рәссамнар, шагыйрьләр аналарның зирәклегенә, аларның матурлыгына дан җырлыйлар.             

Илебездә бик күп монументлар арасында күз яшьләрсез карап булмый торганнары бар. Бу – фронттан улларын көтеп ала алмаган аналарга һәйкәлләр. Шундый тирән эчтәлекле һәйкәл безнең районыбызда да урнаштырылган: ул – Югары Баграж авылында алты улын Бөек Ватан сугышында  югалткан Анага атап ясалган монумент.

Сугыш елларында Баг-раж җирлегеннән 596 кеше фронтка киткән. Шулар арасында Акулина Чернованың да алты улы бар. 

Баграж авыл җирлеге Зәй районында фронтка киткән солдатлар саны ягыннан өченче урында тора. Бик азына гына туып үскән җирләренә әйләнеп кайту насыйп була. Шуңа күрә һәр авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Авыл халкы, шуларга карап, яу кырларында һәлак булган ата-бабаларын искә ала.

Акулина Ивановна Чернова – тугыз бала әнисе. Язмыш аны аяусыз сыный. Беренче улы җиде яшендә авырып үлә. Сугыш башлангач, алты улы бер-бер артлы фронтка китә. Бишесе яу кырларында мәңгегә ятып кала. Бары тик төпчек баласына – Александрга гына туып үскән авылына әйләнеп кайтырга насыйп була. Тик гомерле булмый ул – сугышта алган җәрәхәтләре аркасында бик каты авырып, әнисенең күз алдында мәңгегә күзләрен йома.

– Акулина Ивановнаның фотосурәтен күреп, авыр язмышын белеп алуга, булачак композиция шунда ук күз алдыма килеп басты. Эскәмиядә утыручы ана образы иде бу. Авыл халкы элек кемнедер көткәндә капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган бит. Акулина Ивановнаның да балалары белән эскәмиягә чыгып утырган чаклары күп булгандыр... Уллары фронтка киткәч тә алардан хат-хәбәр көтеп утыргандыр... Һәйкәлдәге ананың йөз-кыяфәтен мөмкин кадәр  Акулина Ивановнага охшатып ясарга тырыштым. Охшаттым да шикелле, юкса, оныгы аны күреп, үкси-үкси еламас иде… Ана сул кулына фронттан алган өчпочмаклы хатны кысып тоткан. Кыр почтасы шундый хатлар тараткан бит. Хатта ни язылган – анысын белмибез. Улларыннан хәбәрдер, “похоронка”да булырга мөмкин… Һәрхәлдә, Акулина Ивановнаның йөзе кайгылы. Егылмас өчен уң кулы белән эскәмия кырыена тотынган. Әмма егылмаячак. Улларын көтәчәк ул… Сугыш елларында һәр гаиләдә шулай булган – хатын-кызларны, аналарны фронтка киткән ирләрен, улларын көтеп алу өмете яшәткән… Кыскасы, бу композиция сугыш елларында улларын югалткан аналарның җыелма образы булып тора, – ди рәссам-скульптор Фазыл Шиапов.

Казанның Җиңү паркында солдат анасына һәйкәл 1995 елда Бөек Җиңүнең 50 еллыгы алдыннан куелган. Һәйкәл кулына металл чәчәк тоткан озын буйлы хатын-кыз фигурасыннан гыйбарәт. Гранит постаментта алтын лалә чәчәге тоткан бронза хатын-кыз сыны еракка моңсу гына карый. «Хәсрәт кичерүче тол хатын» монументы тирәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстанда оештырылган дивизия номерлары белән обелисклар урнаштырылган.

 Волгоградтагы кулына кылыч тоткан батырлык символына әйләнгән мәһабәт Ватан-Ана һәйкәленә кем генә сокланмый икән !?Ана һәйкәлләре Россиядә һәм Татарстаныбыздагы барлык хатын-кызларыбызга, бөек Аналарга мәдхия йөзеннән салынган. 

Лилия Нәбиуллина, 6нчы мәктәпнең  XI сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев