Аксар авылы халкы «Георгий лентасы» акциясенә кушылды
Георгий лентасы тынычлыкны яклап сугышканда югалган солдатларны искә алу ,ветераннарга хөрмәт символы. Бөек Ватан сугышында Җиңү белән горурлану һәм солдатларга рәхмәт билгесе дә булып тора.
Җиңү бәйрәме алдыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән георгий тасмалары ясадылар. Аның нинди әһәмияткә һәм хөрмәткә ия булуын, аның барлыкка килү тарихын белделәр. Аннары бәйрәм атрибутын авыл халкына, мәдәният йортында маскировка челтәре үрүчеләргә өләштеләр.
Георгий тасмасын тагу халкыбызның бердәмлеген искәртеп тора. Балалар да, өлкәннәр дә бу акциядән бик канәгать калдылар.
фотолар авыл мәдәният йортынннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев