Агачлар – хәтер сагында
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе уза.
Бу – Бөек Ватан сугышы геройларын, илебезнең тынычлыгы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерләре белән түләгән кешеләрне хөрмәтләү, аларның рухи көче, батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен чиксез рәхмәт белдерү мөмкинлеге.
Акциягә районыбыз быел да актив кушылды. «Мирный» һәм “Заготзерно” территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Гөлбану Галяминская һәм Людмила Архиреева, 7нче филиал китапханәчесе Эльвира Архипова, Татарстанның атказанган урманчысы Әлфия Куянова, шулай ук Мирный микрорайонының актив кешеләре Каенлы урамында миләш, юкә, корычагач утырттылар.
“Безнең уртак максатыбыз – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту. Без ата-бабаларыбызның истәлеген сакларга тиеш”, – ди Гөлбану Галяминская.
«Хәтер бакчасы» акциясенә теләгән һәркем кушыла ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев