Агачлар утырту – изге эш
Әйләнә-тирәбезне яшелләндерү, табигатебезнең матурлыгын, күркәмлеген саклау һәрберебезнең гамәлләренә бәйле. Бу уңайдан Имәнлебаш авылыннан Әдип Габделбәр улы Габдерәхимовның изге эшләре нәтиҗәсендә шәһәр-район тирәлегебездә үскән агач-куакларны исәпләп бетерерлек тә түгел. Иң мөһиме ул әлеге матур гамәлләргә үз артыннан башкаларны да ияртә.
Бу көннәрдә аның җитәкчелегендә Имәнлебаш авылының Сабантуйлары үткәрү урыны 100дән артык ясен агачы үсентеләре белән әйләндереп алынды.
“Агачларны һәрдаим утырту мөһим, чөнки алар озак үсә. Шуңа да, мөмкин кадәр күбрәк кешеләр, балалар бу эшкә алынса, әйләнә-тирәбез тагын да мулрак яшеллеккә күмеләчәк. Киләчәк буыннар аларны безнең әти-әниләр утырткан агачлар, дип кадерләп карарлык булсын. Яшеллек бит ул кислород чыганагы да. Димәк, без агачлар утыртып сулар һавабызны сафландырабыз, дигән сүз”, - ди Әдип Габделбәрович.
Имәнлебашның әлеге Сабантуйлары үтә торган урында ул инде элегрәк елларда да чыршы, нарат, тополь үсентеләре утыртуны башлап йөргән. Бу юлы күмәк эшкә Югары Шепкә мәктәбе коллективы, укучылар, Имәнлебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре кушылган. Алга таба алар шулай бергәләшеп Югары Шепкәдә мәктәп территориясендә, авылларның су буйларында агачлар утыртырга планлаштыралар. Алдагы елларда исә Әдип Габдерәхимов башлангычы белән Имәнлебаш авылындагы Бөек Ватан сугышында Җиңү алып килгәннәр истәлегенә куелган һәйкәл тирәсе зәңгәр чыршылар утыртылып бизәлгән. Хәзер әлеге купшы агачлар Җиңүнең 80 еллыгын үсеп, матурланып каршылый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев