Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

81нче Җиңү Парады

Традицион төстә 9 май бәйрәме Парадына тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, зәйлеләр Крупская урамы буйлап “Энергетик” Мәдәният сарае янындагы мәйданга җыйналды.

Бөек Ватан сугышы ветераны районыбызда бүгенге көндә берәү генә, ул  – Леонид Яковлевич Мачтаков. Сәламәтлегенә  бәйле рәвештә ул  Җиңү Парадында шәхсән катнаша алмады, әмма аның зәйлеләргә теләкләре махсус экран аша яңгырады.

Ә мәйданга килгән сугыш чоры ачысын татыган өлкәннәрне волонтерлар ачык йөз белән каршы алып, аларга георгий тасмасы  күкрәк билгеләре беркеттеләр. Өлкәннәр бер-берсе белән күреште, хәл-әһвәл белеште, авыр елларны искә алды.

Ә бәйрәмнең төп өлеше Крупская урамы буйлап узучы парад белән башланып китте. “Барлык ветераннарга Дан!” дип исемләнгән җанлы коридор өлкән буынга хөрмәтле булуны искәртте. Инде санаулы гына калган сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт белән шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы яшьармиячеләр, спорт, төрле хәрби-патриотик юнәлешләрдә эшләүче сыйныфлар, гадәттән тыш хәлләр, полиция хезмәткәрләре, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез, махсус хәрби операция ветераннары  отрядлары честь биреп үтте. Махсус бизәлгән техникаларда сугыш чоры күренешләрен күзәтергә мөмкин иде, мотоциклчылар, кулларына ерак бабалары портретларын тоткан төрле һөнәр ияләре коллективлары тигез сафларда узды. Балалалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сафын барысы да мул алкышларга күмде.

Парад "Үлемсез полк" йөреше белән дәвам итте. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең, блокадникларның һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең фотосурәтләре белән зәйлеләр  урам буйлап узды.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев