80 төп җимеш агачы утыртылган алма бакчасы тынычлык символы булсын
Зәй районы Якты Күл авылы территориясендә алмагач бакчасы пәйда булды.
Әлеге күркәм урын Бөек Җиңүгә 80 ел тулу һәм махсус хәрби операциядә Ватан иреге өчен башын салган Виталий Дмитриев истәлегенә утыртылды.
Юбилей датасын күз уңында тотып 80 төп алма агачын Виталийның әтисе, Якты Күл авылында гомер итүче Николай Ильич махсус питомниктан кайтартты.
- Улым истәлеге әлеге алмагачларда саклансын дигән теләк белән, Бөек Җиңү көнен каршылаган бу мизгелләрдә яшь үсентеләрне авылыбызның уңдырышлы туфрагына иңдерергә карар иттек. Минем бу башлангычымны яктыкүллеләр, яшь буын, ГРЭС, “Техно” заводы хезмәткәрләре күтәреп алды. Алмагачларны утыртуга ярдәмгә күпләп килделәр. Киләчәк көннәрдә ямьле май аен алмагачлык ап-ак шау чәчәктә каршыласын, ул кешеләрне үзенең сафлыгы белән сөендерсен, ил-көннәрдә тынычлык урнашсын, ата-аналар улларыннан, балалар әтиләреннән мәхрүм калмасын, алмагачлык тынычлык символы булсын, - дип теләде Николай Дмитриев күз яшьләре аша.
Әти кеше үзе озак еллар ГРЭСта эшләп лаеклы ялга чыккан, ул станциянең хөрмәтле ветераны. Ә Виталий Дмитриев исә ил сагына киткәнче “Техно” заводында хезмәт куйган егет. Шуңа да алма бакчасын булдыруга әлеге коллективлар да бик теләп, хөрмәт белән кушылды.
Ата кеше махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен башын салган улының якты хатирәсен әнә шулай алма бакчасында мәңгеләштерергә уйлый. Улы өчен бирелгән средстволар хисабына Николай Ильич алма бакчасы утыртып, аны көзен койма белән әйләндереп алырга исәпли. Аңа бакчаны карап тәрбияләп торырга мәктәп коллективы, яшь буын, авылдашлары вәгъдә иттеләр. Алмагач бакчасына батыр егет истәлегенә дип язылган истәлек тактасы да урнаштырылган.
- Николай Ильичның күркәм идеясен хуплап бу эшкә бердәм кушылдык. Дмитриевлар гаиләсеннән махсус хәрби операциягә беръюлы өч ир-егет алынды. Николай Ильичның ике улының берсе - Виталий батырларча һәлак булды. Ә тагын бер улы һәм кияве ил иминлеген саклауда. Бу алмагач бакчасы батырлар рухын сакласын, - диде Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев