Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Зәй хәрбие: «Безнең көч — бердәмлектә»

Махсус хәрби операциядә катнашучы Якты Күл авылы бу көннәрдә туган ягына ялга кайтты.

Ялының беренче көннәрендә үк Илья туган авылында маскировка челтәрләре үрүче апалар янына килде. Ул хәрбиләрнең гомерләрен саклау өчен игелекле эш башкаручы апаларга рәхмәтен белдерде.

«Чиж» позывноен йөртүче егет 22 яшендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Алар гаиләсеннән өч егет мобилизациягә эләгә. Абыйсы Виталий, апасының ире һәм Илья. Кызганыч, Виталий хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.

Илья Якты Күл мәктәбен тәмамлаган. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Белгородта авиация гаскәрләрендә үткән. Хәрби хезмәттән кайтып бер ел үтүгә ил таянырлык егеткә повестка килгән. 

Ул махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен «Хәрби аерымлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Оборона министрлыгының «Хәрби аерымлыклары өчен» медален аңа Никольское юнәлешендә оборонаны тоткан өчен тапшырганнар. 

— Ялымны гаиләм белән уздырам. Тиздән Яңа ел. Бәйрәм уңаеннан якташларыма теләкләремне дә җиткерәсем килә. Барыбызга да түземлек, сәламәтлек телим. Барысы да үз вакыты белән булыр, Җиңү дә килер. Бердәм булыйк, бердәмлектә — безнең көч! — ди «Чиж».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев