Пәнәче батырлары
Һәр төбәкнең, һәр авылның горурланып сөйләрлек кешеләре, ул кешеләрнең яхшы гамәлләре бар. Нәкъ менә шундый шәхесләр үз авылын бөтен республикага, хәтта илгә таныта. Андый затлар булганда кечкенә генә авыллар да тарихка кереп кала, онытылмый. Зәй районының Пәнәче авыллары көрәшчеләре белән данлыклы.
Халкыбызның олы бәйрәме – Сабан туе якынлашкан (барган) бу көннәрдә кайчандыр мәйдан тоткан ирләрнең күңеле ашкына, ярсый. Милли көрәш буенча Татарстан чемпионы Фәргать Хәмитовның бу җәһәттән халыкка әйтер сүзе, яшь көрәшчеләргә файдалы киңәшләре бар.
Көрәш дәрте безнең канда
Безнең Пәнәче авыллары (Югары Пәнәче, Урта Пәнәче, Түбән Пәнәче) элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Ерак бабаларыбыз авыл җыеннарында бил алышкан. Ир-егет үзенең көч-гайрәтен елга бер тапкыр халык алдында – мәйдан түрендә күрсәткән. Авыр крестьян хезмәте белән чыныккан авыл баһадирлары Сабан туйларында бер-берсен күтәреп чөйгән. Пәнәчедә унбишәр кешене егып сала торган гаярь ирләр булган, дип сөйлиләр иде картлар. Элек көрәш гадел барган, халык хәрәмләшүгә юл куймаган. Көндәшләрен әйләндереп аркасына салган, җиңгәнчегә кадәр көрәшкән иң көчле кеше генә Сабан туе батыры дигән дәрәҗәле исемгә лаек дип табылган. Кызганыч, без ул чордагы көрәшчеләрнең исемнәрен атый алмыйбыз. Әмма алар булган. Шулай булмаса каян килер иде пәнәчелеләргә көрәш дәрте? Көрәш ул безнең канда, безнең җанда.
Мин дә көрәшчеләр нәселеннән. Әтиемнең атасы Әбүбәкер бабай (1872 елда туган) бик көчле, тырыш кеше булган. Өйләр салган, мич чыгарган, көрәшкән. Бер елны җыен алдыннан аның ике баласы бергә суга батып үләләр. Кайгыдан, эче януга чыдый алмыйча, бабай җыенда сөлге тотып мәйданга чыга. Көрәшкә кергән һәр кешене ала да ора, ала да ора икән бу. Әллә күпме кешене аткач, йөрәге ярыла бит моның дип, көчкә алып чыгып китәләр үзен. Кызганыч, мин бабамны күрә алмадым – ул мин туган елны вафат булган. Олырак агайлар мине килеш-кыяфәтең, холкың белән дә бабаңа ошагансың, дип әйтәләр иде. Хактыр, малай чагымнан ук эшләп үстем, спорт белән шөгыльләндем.
Безнең Пәнәчедә көрәшчеләр һәрвакыт күп булды. 50 нче еллар көрәшчеләреннән укытучы Рахманов Бәхтегәрәй абыйны искә аласым килә. Ул авыл Сабантуйларыннан тыш, Сарман батыры исеменә лаек булган кеше. Аның ике улы – Таһир белән Расим да көрәштеләр. Кечесе Расим, минем иң якын дустым, татарча көрәш буенча Зәй районы, ТАССР, РСФСР чемпионы булды. Ул бик талантлы егет иде: Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлап, юрист белгечлеге алды, туган авылыбызда укытучы булып эшләде. Бик тә кызганыч, 27 яшендә фаҗигале төстә һәлак булды. Ходай тәгалә гомер биргән булса, Расим Рахманов, спортта да, эшендә дә зур уңышларга ирешкән булыр иде.
Малай чакта көрәш караганым истә түгел. Без үскәндә мин авыл көрәшчеләреннән Бәхтияров Хәниф абыйны гына хәтерлим. Ул берничә тапкыр авылда батыр калды. 1972 ел. Минем әле көрәшкә чыкканым юк. Әйдә, көрәшеп кара, көчле бит син дип, авыл егетләре мине кыстарга тотындылар. Хәниф абыйга каршы кердем. Ул, мине атып, Сабан туе батыры булып калды, мин икенче урынны алдым.
1960-70 елларда Пәнәчедә көрәшне күтәргән кеше дип авылдашлар Абдрахманов Мөҗәһит абыйны атыйлар. Ул 1940 елда туган. Бик көчле көрәшче иде, 80 кг авырлыкта бил алышты. Аннары көрәш мәйданына аның шәкертләре – Баязитов Исмәгыйль һәм Николаев Василий (“дядя Вася”) чыктылар. Бу пәһлеваннарга тиңнәр аз иде. Алар район һәм республика күләмендә иң танылган көрәшчеләр, икесе дә Татарстан чемпионы. Югары Пәнәче мәктәбендә укытучы булып эшләделәр. Алар үзләре дә көрәште, яшьләрне дә өйрәттеләр. Пәнәче егетләренең күбесе нәкъ менә Исмәгыйль абыйны һәм “дядя Вася”ны үзенең остазы дип саный. Шулардан Түбән Пәнәче егете Фатыйхов Әбүзәрне атарга кирәк. Ул яшьләр арасында авыр үлчәмдә Россия чемпионы булды. Расим Биккинин исә Татарстан призеры, ул икенче, өченче урыннарны яулады. Мин үзем “дядя Вася” белән Исмәгыйль абыйдан сакланырга, русчалап әйткәндә “защита»га өйрәндем. Шулай бервакыт Сабан туе алдыннан Чаллыдан кайтып килгәндә болар мине эләктереп алдылар. Капчык бул, теләсә кайсы тишеккә кер, ничек тә безгә аттырмаска тырыш, диләр. Шактый озак көрәштек. Әнә шулай мин алардан бик күп саклану ысулларын өйрәнеп калдым.
Егет кеше көчле булсын ул
Мин тумышым белән Шыкмай авылыннан. Әтием Миргаяз Әбүбәкер улы, әнием Мөзәянә Мөхәммәтсарим кызы, икесе дә укытучылар иде. Алар Сармашбаш, Шыкмай, Бура-Киртә, Алмалы, Урта Пәнәче авылларында укыталар. 1953 елда әтинең туган авылы Югары Пәнәчегә кайтып төпләнәләр. Мин шунда үстем. Спорт белән мавыгу өчен язмыш миңа үзе этәргеч биргән. Хәтердә, кечкенә чакта малайлар белән сугышып кайткач, әти миңа: «Кыйнатмас өчен өчен спорт белән шөгыльлән. Егет кеше үзен һәм якыннарын яклар өчен көчле булырга тиеш», - диде. Мин өч яшьлек чагымда урманда адашып калганмын. Җиргә йоклап, үпкәмә бик каты салкын тигән. Әни белән айдан артык хастаханәдә ятканбыз. Шул вакыйгадан соң мин бик еш чирли торган булганмын, мине хәтта туберкулез диспансерына исәпкә куйганнар. Башлангыч класста укыганда авыл фельдшеры Сания апаның миңа: «Кеше булып яшисең килсә, спорт белән шөгыльлән, тәмәке тартма, аракы эчмә», дип әйткәне исемдә калган. Аннан соң, минем бәхеткә, апам Лениза Илһам Гомәров исемле егеткә кияүгә чыкты. Ә ул 1 разрядлы чаңгычы, Зәй районы чемпионы, көрәшче. Ул килгән саен миңа чыныгу өчен физик күнегүләр күрсәтә – мин барысын да ясыйм. Җизни үзе билгә кадәр салкын су белән коена иде, мине дә шуңа өйрәтте. Әни миңа һәр көнне иртүк яңа сауган сөт эчертте. Әти гомер буе умарта тотты. Без бал ашап үстек. Болар барысы да миңа ярдәм иткән дип уйлыйм. 9 нчы сыйныфта укыганда, Иске Зәй наратлыгындагы тубдиспансерга чираттагы тикшерелүгә бардым. Үпкәмне тыңлап, анализларымны карагач, сиңа кабат монда килергә кирәк түгел, син сау-сәламәт дип, табиб карточкамны ертып ук атты. Теләк, омтылыш булганда чирне җиңәргә була.
9-10 нчы сыйныфларда Таһир Рахманов исемле иптәшем белән күрше Бигеш мәктәбенә көн саен җиде километрга йөреп укыдык. Кыш көне – чаңгыда, җәй көне – велосипедта, яңгыр яуганда – күн итек киеп җәяү. Физкультура укытучысы Марс абый безне район чаңгы ярышларына алып бара иде. Чаңгы буенча икенче разряд нормасын үтәдем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң мин Германиядә Совет армиясе сафларында хезмәт иттем. Шунда ныклап спорт белән шөгыльләнә башладым. Иң көчле солдат дип, командирым мине грек-рим көрәшенә кертте, аның белән икәү көрәштек. Армиядә хәрби-спорт комплексы нормативларын «бик яхшы»га үтәп, 1 нче дәрәҗә «Сугышчы-спортчы» күкрәк билгесе алдым. Армиядән соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына зоотехниклыкка укырга кердем. Анда барысы да авыл малайлары бит, татарча көрәшне генә беләләр. Мин көрәш түгәрәге оештырып җибәрдем. Үзебез акча җыешып, герләр, штангалар алдык. Укудан буш вакытларны гел спортзалда үткәрә идек. Бергә укыган егетләр арасыннан спорт мастерлары, чемпионнар, Сабантуй батырлары чыкты (Фәрит Хәмәтдинов, Мәүләветдин Закиров, Минсалих Кадыйров һ.б.).
Техникумнан соң мин Зәй районының «Якты юл», «Куйбышев» колхозларында баш зоотехник урынбасары, баш зоотехник булып эшләдем. Авыл хуҗалыгы эшен бик яраттым. Шул елларда ныклап торып татарча көрәшкә кереп киттем. 1973 елдан герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Социалистик Татарстан» газетасы призына татарча көрәш турнирында көрәшә башладым. Ул ярышлар хәзер дә, ул вакытта да иң дәрәҗәлесе. Анда көрәшүе һәм җиңү отуы бик авыр иде. Мин беренче катнашкан елны ук 70 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеләр бишлегенә электем. Мине анда якташым Наил Зәйнуллин җиңде. Ул бик яхшы көрәшә иде. 1974 елда бу турнирда өченче урынга чыктым. Ә 1976 елда, кызганычка каршы, мине Муса Җәлил турнирыннан төшереп калдырдылар. Мин беренче көнне өч әйләнештә дә җиңдем. Икенче көнне ярышлар сәгать 10 га билгеләнгән иде, ә аны алданрак башлаганнар. Сонга калдың, дигән сәбәп табып, мине көрәшкә кертмәделәр. Беренче урынны алырга бөтен мөмкинлегем бар иде. Әзерлегем бик көчле иде. Үкенечкә калды. Тик мин бирешмәдем, шул ук елны татарча көрәш буенча Татарстан беренчелегендә беренче урынны яуладым. Финалда Васил Гарифуллин безнең Зәй районы Әхмәт авылы егете Наил Зәйнуллинны отты, мин Васил Гарифуллинны отып, Татарстан чемпионы булдым.
1970-80 елларда безнең авылда көрәшчеләр аеруча күп булды. Ул елларда Пәнәче егетләре командалар арасындагы ярышларда да күп мәртәбә җиңү яуладылар. 1975 елда Зәй районы беренчелегендә «Якты йолдыз» колхозы командасы иң көчлесе булды. Расим Биккинин – 60 кг, Фәргать Хәмитов – 70 кг, Петр Комаров – 80 кг, Сәгъди Гомәров – 90 кг авырлыкта һәм Иван Комаров авыр үлчәмдә көрәшеп, беренче урынны алдык. 1974-1975 елларда Муса Җәлил истәлегенә «Социалистик Татарстан» газетасы призына татарча көрәш турнирында Зәй командасы икенче урынны алды. Команда составында биш кеше иде, шуларның дүртесе Пәнәчедән: Расим Биккинин, Фәргать Хәмитов, Исмәгыйль Баязитов һәм Шамил Сәләхов. Без ике ел рәттән шул составта көрәштек һәм икенче урыннан чигенмәдек.
Үземнең шәхси уңышларыма килгәндә, Зәй районының татарча көрәш ярышларында 70 кг авырлыкта мине откан кеше булмады. Ә 1978-1979 елларда Яр Чаллыда шәһәр беренчелегендә абсолют батыр булып калдым. 22 яшемнән Сабан туйларында көрәштем. Зәй районының Сармашбаш, Чыбыклы, Суык Чишмә, Кабан-Бастрык, Дүрт Мунча, Кадер, Карман, Пәнәче һәм башка авыл сабантуйларында батыр калдым. Үз районыбызда мин Биш авылы Сабан туенда гына өченче батыр булдым. Анда беренче урынга дядя Вася, икенчегә - Исмәгыйль абый чыкты. Калган җирләрдә мине җиңгән кеше булмады. Авырлыгым 70 кило иде. Зәй район Сабан туйларында абсолют батырга көрәшкәндә 8 ел рәтән икенче батырга чыктым (1973-1980 еллар). Мине Исмәгыйль абый Баязитов һәм Шамил Сәләхов кына ата алды. Аларның берсе–96 , икенчесе–110 килограммлы иде, ә минем авырлык 70 кило.
Көрәш истәлекләре
Бик нык истә калган Сабан туйлары бар. 1973 ел, Чыбыклы авылы Сабан туе, миңа 23 яшь. Мин әле беренче генә ел көрәшәм. Ул вакытта Чыбыклыда көрәшчеләр бик күп. Анда мин җиде кеше белән көрәштем, барысын да аттым. Сигезенчегә Фирдәвес абый Гыйльманов чыкты, ул Суык Чишмә бригадиры. Чыкты да атты да мине. Ул бик көчле иде. Чаллы батыры булып калган кеше, мин бу турыда белмәдем. Әмма ул батырлар көрәшенә барып җитә алмады. Финалда без Гамил Хәлиуллин белән көрәштек. Ул вакытта минем тәҗрибәм бик аз. Шулай да ул мине ата алмады. Тик барыбер батырны, авыл кешесе дип, Гамилгә бирделәр.
Хәтергә уелып калган Сабан туйларының тагын берсе 1976 елда Сармашбашта булды. Мин ул вакытта Куйбышев исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшлим. Батырга гына уналты кеше язылган. Миңа каршы бер кеше кожан киеп керде. Аны мине ардыру өчен махсус чыгарганнар икән. Мин аны күп еллар узгач кына шул кешенең үзеннән белдем. Аны кожаны-ние белән аттым. Ул биатлон буенча спорт мастеры булган икән, татарча көрәшмәгән. Көчле булганга миңа каршы керткәннәр. Ул Сабан туенда без финалда Сарман батыры Риф абый белән очраштык. Көрәш алдыннан ул минем янга килеп, әйдә бәрәнне бүләбез, диде. Син, абзый, ничә кило, дим. 96 ди бу. Соң, абый, мин бит 70 кенә кило, кайгырма, син мине атасың, дим. Тик мин үземнең җиңәсен белә идем. Ни өчен? Чөнки ул соңгы көндәшен атканнан соң тәмәке кабызды. Ә тәмәке тартучының ел саен 10 процент гемоглобины кими, димәк, хәле дә кими дигән сүз. Чыктык. Көчле бу, юкка гына Сарманда батыр калмаган бит. Мин аны ике мәртәбә атып ике очко алдым, чистага төшмәде. Ә өченчесендә чистага салдым. Бик зур Сабан туе булды ул. Халык Зәйнекеннән дә күбрәк иде. Әлмәт, Түбән Кама батырлары да катнашты ул Сабан туенда.
Соңгы Сабантуем Суык Чишмәдә булды. 1982 ел (аннан соң мин 13 ел көрәшмәдем). Җизнәм чакыруы буенча кунак булып кына кайткан идем. Авыл егетләре үгетләп көрәшкә керттеләр. Финалда Роберт Хәмидуллин белән бил алыштык (Зәй чемпионы Руслан Хәмидуллинның әтисе). Мин батыр калдым. Гармун бүләк иттеләр. Бүген дә уйныйм әле анда.
13 ел туктап торганнан соң түзмәдем, 1995 елда үземнең туган авылда көрәшкә чыктым, Сабан туе батыры булдым. Миңа 45 яшь иде. Бу минем соңгы бил алышуым иде. Көрәштән киткәч бик ямансу булды. Шуңа күрә мин күп еллар Сабантуйларга бармадым. Шактый вакыт узгач кына, авылдашлар чакыруы буенча, Югары Пәнәчедә яшьләр арасында авылдашларыбыз Исмәгыйль Баязитов, Василий Николаев истәлегенә үткәрелә торган татарча көрәш турнирларында, авыл Сабан туйларында хөкемдар буларак катнаша башладым. Минем көрәш дәртем оныгым Руфинәгә күчте. Мин моңа бик шат. Ул каратэ буенча Яр Чаллы, Татарстан һәм Россия чемпионы булды.
Җиңү җиңел бирелми
Үз тәҗрибәмнән чыгып, яшьләргә шуны әйтәсем килә. Җиңү, әлбәттә, җиңел генә бирелми. Көрәштә ихтыяр көче һәм физик көч кирәк. Кул көче эшләп үскәннән килә. Мин җиде-сигез яшемнән печән чаптым, урман кисеп утын әзерләдем, утын ярдым, су ташыдым. Күрше авылга укырга җәй көне велосипедта, кыш көне чаңгыда йөрдек. Беркайчан да тәмәке тартмадым. Минем «фундамент» нык иде. Көрәшчегә даими шөгыльләнергә кирәк. Мин көненә өч тапкыр тренировка ясарга тырыша идем. Алты көн рәттән шөгыльләнәм дә бер көн ял итәм. Иртән эшкә киткәнче йөгерәм, алымнарны кабатлыйм, төшкә кайткач билне, муенны ныгыту өчен күнегүләр ясыйм. Урындыкка басам да, муенга каеш белән эләктереп, 24, 32 килолы герне күтәрәм. Ә кич белән тауга йөгерәм. Шул тау итәгендә бер таш бар иде. Шуны күтәреп атам. Атканнан соң таш тәгәрәп китсә, алым дөрес була, әгәр инде таш синең белән янәшә төшсә – ату дөрес булмый. Бил ныгысын өчен, чыдам булыр өчен, гер ата идем, штанга да күтәрдем. Җитез булыр өчен миңа йөгерү ярдәм итте. Телеграм баганалары арасын башта салмак йөгерәм, аннары кинәт кызулыйм. Мин тренировкага спорт залларына йөрмәдем, үзлектән шөгыльләндем, үзем алымнар уйлап чыгардым. Минем үз техникам бар иде. Шуңа күрә мин көрәшкә чыккач, каян килгән соң бу, дип аптырыйлар иде. «Подпольщик» дигән кушамат та тактылар.
Көрәш миңа тормышта бик күп нәрсә бирде. Иң беренчесе – дуслар. Без Татарстанда 70 кг авырлыкта җитмешләп егет көрәштек. Бер-беребезне хәзергә чаклы беләбез. Чаллы белән Зәйне әйтеп тә торасы юк. Икенчедән, көрәш ул – тормыш итү өчен яхшы әзерлек мәктәбе. Көрәш үз-үзеңә ышанычны арттыра. Көчле икәнеңне белү сиңа яшәү дәрте бирә. Өченчедән – халык алдында дәрәҗәң арта. Әти белән әни минем белән бик горурланалар иде. Әти мин көрәшкән бер Сабан туен да калдырмады. Җиңүләремә миннән ныграк шатлана торган иде. Әни бүләкләремә сөенде. Затлы-затлы келәмнәрне алып кайтып, әнинең аяк астына җәя идем. Хәтердә, беренче тапкыр Зәй Сабан туенда миңа бүләккә Себер-3 кер юу машинасы бүләк иттеләр. Әнинең машинасы бик искергән иде. Миннән ныграк ул шатланды бу бүләккә. Чәй сервизлары, вазалар бирәләр иде. Ул вакытта мондый әйберләр дефицит иде бит.
Хәзер яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Югары Пәнәче мәктәбендә физкультура укытучысы Айрат Минһаҗев (үл үзе грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат) күп еллар көрәш секциясе алып барды. 2005 елдан 2015 елга кадәр легендар көрәшчеләребез Исмәгыйль Баязитов, Василий Николаевлар истәлегенә көрәш турнирлары үткәрелде. Ул ярышлар яшь көрәшчеләр өчен бик яхшы мәктәп булды. Күпме район, республика чемпионнары чыкты Пәнәчедән! Көрәш бит ул авыл егетләренең канында. Аны вакытында күреп алып, өйрәтергә, келәмгә чыгарырга, юл күрсәтергә кирәк. Кулларына сөлге алгач, орчык хәтле генә малайларның да күзләре ут чәчә башлый. Яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган авыл егетләре беркайчан да авырлыклар алдында сыгылып төшми”.
Төрле елларда мәйдан тоткан Пәнәче көрәшчеләре барысы да ихтирамга лаек. Алар үз авылларының, Зәй районының, Татарстанның абруен күтәрделәр. Батырларның фикере яшьләр өчен кызыклы булыр.
Петр Комаров: «Мин 1954 елның 15 гыйнварында сигез балалы ишле гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килдем. Тормыш авыр иде: кечкенәдән үк әти белән көтү көттем. Саулыгым нык булды. Туган якның чишмә сулары да килешкәндер. 6 нчы сыйныфтан спорт белән шөгыльләнә башладым: йөгердем, чаңгыда чаптым. 8 нче сыйныфта штанга, гер күтәрә башладым. Минем остазларым Василий Николаев, Исмәгыйль Баязитов, Хәниф Гомәров, Фәргать Хәмитов булдылар.
1971 елда урта мәктәпне бетердем. 1972-1974 елларда Германиядә армия сафларында хезмәт иттем. Армиядән кайткач, районда уза торган татарча көрәш ярышларында катнашып, призлы урыннар алдым, авыл Сабантуйларында көрәштем. 1977 елда Башкортстанда бил алыштым. 1979 елда Мөслим Сабантуенда батыр калдым. Зәй районы авылларында күп тапкырлар Сабан туе батыры исемен яуладым. Илле яшем тулганчы көрәштем. Хәзер күрше-тирә авыл Сабантуйларына хөкемдарлык итәргә чакыралар.
Көрәш миңа тормышта да көч бирде. Үз хезмәтем белән туган авылымда йорт салдым. Хатыным Елена белән матур гомер итәбез. Улыбыз КАМАЗда инженер, кызыбыз юрист булып эшлиләр. Өч оныгыбыз бар. Олысы көрәшкә йөри, миңа ошаган. Кечесе футболны сайлады. Мин алар өчен бик шат – чын егет булып чыныгып үсәләр.
Хәрәкәттә – бәрәкәт. Бүген дә дә тик ятмыйм. Менә берничә ел авыл зиратында тәртип өчен җаваплы булып торам. Иван Комаров белән бергә өмәләр оештырабыз. Авыл халкын җыеп зиратны чистартабыз. Туганнар, авылдашлар җыелган табында җырларга яратам. Сабантуйларны көтеп алам. Миндә көрәш дәрте сүнми. Һәр көннең, һәр мизгелнең тәмен белеп, ямен тоеп яшим».
Иван Комаров (1952 елда туган), Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны:
«Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, мин хезмәт юлын Тукай районының Муса Җәлил колхозында башладым. Аңа Ташкичү, Кызыл Байрак, Мусзавод авыллары керә. Шунда көрәшә башладым. Ул вакытта бертуган Ильяс һәм Таһир (Айрат Гыйлаевның әтисе) Гыйлаевлар көрәшә. Без алар янында өйрәнчек кенә, кая батыр калу. Ә үсмер чакта безне дядя Вася җыеп көрәштерә иде. Атаклы көрәшче Василий Николаев безнең күршедә яшәде. Яз көне җирләр ачылуга өч Пәнәче яшьләре көн саен урман буена барып көрәшә идек.
Ташкичүдә зоотехник булып эшли башлаган гына вакыт. Шул елны Гыймаев Хәниф дигән егет армиядән кайткан булган. Сабантуйда шул еккан бит Гыйлаев Таһир абыйны. Моңа кадәр аны җиңгән кеше булмаган. Чырыш егет иде ул Хәниф. Бервакыт фермада шул Хәниф мине төрткәли башлады. Мин әле аның көрәшче икәнен дә белмим. Күтәреп салдым мин моны. Ул китеп баргач, бер абзый миңа әйтә: «Син кемне екканыңны беләсеңме, ди. Юк, миңа нигә ул, дим. Безнең авыл батыры бит ул, ди». Икенче Сабан туенда мин дә чыктым көрәшкә. Бу 1971 ел. Болар өч бертуган – Хәниф, Яхъя, берсенең исемен хәтерләмим – бер-бер артлы керделәр миңа каршы. Таһир абый ул елны көрәшмәде. Соңгы батырга без Хәниф белән калдык. Бу миңа әйтә: өйләнгән дә елым, Иван, син мине мәсхәрә итмә инде, егыл миңа, мин кабат көрәшмәм, ди. Ярар алайса, мин әле тагын көрәшермен, тик син мактанып йөрмә Иванны аттым дип, җавапладым. Үзем бирелеп кулны күтәрдем. Таһир абый карап утыра бит. Ну, Иван, атала идең бит, нигә җиңелдең, дип ачуланды. Озак кына үпкәләп тә йөрде миңа шуның өчен.
Аннан мин баштанаяк авыл хуҗалыгы эшенә кереп киттем. Җитәкче булдым. Көрәшергә вакыт тимәде. Ул вакытта бит колхоз рәисеннән көрәш түгел, ит-сөт таләп итәләр иде. Тренировкага йөрүемне белгәч, бер җитәкче миңа туп-туры: «Миңа синең җиңүең кирәкми, йөз грамм сөт кирәк», - диде. Хәзер генә ул район җитәкчелеге спортны хуплап тора. Ә дядя Вася очраган саен: «Синдәге гәүдә, синдәге егәр миндә булса, мин беркемнән дә җиңдермәс идем, нигә көрәшмисең, Иван?» - дип битәрли иде.
Көрәшне яратам, карыйм. 1973 елдан алып лаеклы ялга киткәнче «Якты юл» колхозында төрле вазыйфаларда эшләдем, җитәкче булдым. Хезмәттәге уңышларым белән горурланам. Бура-Киртәдә өлкән бригадир булып эшләгәндә Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) бронза медаль алдык. Шәхсән үземә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау хаты тапшырдылар. Нык эшләдек, яхшылар рәтендә булдык».
Иван Николаев (1956 елда туган):
«Пәнәчеләр элек-электән нык көрәште. Мин Түбән Пәнәчедә туып үстем. Хәзер дә шунда яшим. Без яшь чакта кая барсак, шунда җиңеп кайта идек. Иң беренче тапкыр яшүсмер чагымда ук 70 килода Зәй беренчелегендә оттым. Аннары Илфат абый Имамиев белән Исмәгыйль абый Баязитов безне Казандагы ярышларга алып бардылар. Ике ел рәттән яшьләр арасында чемпион булдым. Армия хезмәтен үтеп кайткач, Сабан туйларында көрәштем. Якын-тирәдәге бер авыл да калмагандыр. Тәкәләр дә, кыйммәтле бүләкләр дә оттым. Ул чаклар хәзер дә сагындыра. Авыл егетләре көрәшергә, җиңәргә тиеш».
Дамир Хәмитов (1963 елда туган):
«Мин көрәш белән 8 сыйныфта укыганда шөгыльләнә башладым. 1977 елда Югары Пәнәче мәктәбенә физкультура укытучысы булып Расим абый Рахманов килде. Ул көрәш түгәрәге ачты. Аңа кадәр малайларны Исмәгыйль абый Баязитов өйрәткән иде. Ул 1976 елда мәктәптән киткәч, көрәш түгәрәге булмый торды. Без 9 нчы сыйныфта укыганда Хәниф абый Гомәров штанга күтәрергә өйрәтә башлады. Мин көрәшкә дә, штангага да йөрдем. Бу миңа бик нык ярдәм итте. Шуңа күрә беренче елны ук Зәй районында җиңү яуладым. Ул вакытта район үзәгендә елга ике тапкыр татарча көрәш буенча ярышлар үткәрелә иде: В.И. Ленинның туган көненә багышлап апрельдә һәм Октябрь бәйрәмендә (ноябрьдә).
10 нчы класста укыганда мин Зәйдә 60 һәм 70 килограмм үлчәүләрдә җиңдем. Авылдагы ярышларда абсолют батыр исемен алдым. Финалда Наил Абдрахманов белән икәү көрәштек. Мин аны бер очко белән оттым. Ул елны мин бөтен ярышларда гел беренче бардым. Хәтерлим әле, «Якты йолдыз» колхозы өчен көрәшергә чакырдылар. Зурлар арасында 4 нче урынны алдым. Шул ук елны Татарстан беренчелегендә катнаштым. Зәй районыннан Наил белән икәү генә бардык. Мин финалга чыгып, 3 нче урынны алдым. Аннан соң Татарстан чемпионатында 65 килограмм авырлыкта 1 нче урынга чыктым. Безнең Зәй командасы 2 нче урынны яулады.
Урта мәктәпне тәмамлагач мин Яр Чаллыга киттем. Заводка эшкә урнаштым. Армиягә китәр алдыннан Төзүче стадионында завод өчен көрәштем. Беренче әйләнештә җиңдем, әмма баш белән егылып имгәнү алдым. Табиб мине икенче әйләнешкә кертмәде. 1982 елда үзебезнең авыл Сабан туенда абсолют батыр калдым. Шәйхенур, Мәсхүт абзыйларны аттым. Авырлыгым 66 кило гына иде.
Көрәш миңа күп дуслар бирде. Характерым ныгыды, көч җыйдым. Бу сыйфатлар армиядә дә бик нык ярдәм итте. Мине әле хәзер дә таныйлар, хөрмәт итәләр. Армиядән соң кабат көрәшмәдем. Әмма күңелем белән көрәшче булып калдым».
Руслан Хантимеров (2005 елда туган): «Безнең мәктәптә көрәш секциясе эшләде. Мин сигез яшемнән көрәшә башладым. Тренерыбыз –Айрат абый Минһаҗев. Башта 45 килограммда, аннары 60, хәзер 80 килограммда бил алышам. Авыл мәктәбендә үтә торган турнирларда, Зәй районы ярышларында беренче урын гына алып киләм. Татарстан Республикасы беренчелегендә ике тапкыр призер булдым (2018 ел, 2021 ел). Көрәш буенча иптәшләрем –спорт мастерлыгына кандидат, чемпион Ибраһимов Җәмил, спорт мастерлыгына кандидат Сәхәбиев Альберт, Исмәгыйлев Азат. Алар бик яхшы көрәшәләр. Мин авыл, район Сабан туйларында да катнашам. Зәй район Сабан туенда үз үлчәү авырлыгымда ике тапкыр батыр калдым. 2022 елда үзебезнең авыл Сабан туеның баш батыры булып, беренче тапкыр тәкә алдым. Авыл егете өчен физик көч бик мөһим. Алга таба да көрәшергә, яңа җиңүләргә ирешергә телим».
Язманы Римма Солтанова әзерләде. Фотолар автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев