Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Ашыгыз тәмле булсын!

Зәйле җиңелчә тозлы кыяр әзерләү рецептын тәкъдим итә

Хәзер үз бакчалары булган кешеләрнең кыярлары җитешкән чор.

Инде түтәлдән өзеп ашаудан туеп киткән кешеләр дә бардыр. Андыйлар өчен шәһәрдәшебез, “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире, аш-су әзерләү остасы  Ләйлә Мостафина биш минут эчендә тиз генә әзерләнә торган җиңелчә тозлы кыяр ясау рецептын тәкъдим итә.  

“Пакетта 5 минут эчендә җиңелчә тоз тәме кергән кыярлар ашап туйгысыз була. Шытырдап торган, хуш исле һәм бик тиз әзерләнүче ризыкны сез дә ясап карагыз”, - дип яза ул үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге аккаунтында. 

Мондый җиңелчә тозлы кыяр әзерләү өчен нәрсәләр кирәк булуын язабыз:

* кыяр — 5-6 данә;

* сарымсак-1 баш (яшь);

* яшел укроп, петрушка, кинза, карлыган яфраклары һәм керән;

* тоз — 1 аш кашыгы;

* шикәр - 1 бал кашыгы;

* вакланган кара борыч.

Ничек әзерләргә:

1. Кыярны түгәрәкләп теләгән зурлыкта турыйбыз (мин буйга 4 өлешкә кисәм) һәм  пакетка салабыз.

2. Яшел үсентеләр  һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз да кыярларга өстибез.

3. Тоз, шикәр һәм борыч өстибез.

4. Пакетны бәйлибез дә ике куллап болгатабыз, бу тәмләткечләр таралсын өчен эшләнә.

5. Суыткычта 2 сәгатькә калдырабыз (әгәр дә тозлырак  яратсагыз, озаграк тотарга була).

“Ә табынга аны бәрәңге яки шашлык белән бирергә була”, ди Ләйлә. 

Югалтмас өчен рецептны саклап куегыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев