Уңган хуҗабикәләр мул өстәлгә дәшә
Шәһәрдәшебез Маргарита Уразайкина көн кызу, дип тормый, тәмледән-тәмле ризыклар белән гаиләсен сыйлый.
Зәйнең «Аккурайд Уилз Руссиа» заводында исәп-хисап бүлегендә хезмәт куючы Маргарита Петровнаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә төрле мич ризыклары, салатлар турында күп мәгълүмат алырга була. Соңгы постында да ул урамдагы 32 градус эсселек пироглар пешерергә киртә түгел, дип яза.
Маргарита ханым чүпрәдән әзерләнгән камыр эченә яшел суган һәм йомырка турап әзерләнгән пирожкилар тәкъдим итә. Шулай ук, ул иттән һәм чия вареньесыннан әзерләнгән пироглар белән дә уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев