Томат соусында кышка кыяр салаты
Кышкылыкка бик тәмле салат тәкъдим итәбез
Бу салат өчен артык зур үскән кыярлар да ярый. Шулай ук кыярны ташкабак (кабачки) белән дә алыштырырга мөмкин.
Бу салат чыннан да бик тәмле килеп чыга. 2,5 кг кыяр, 1,25 кг помидор, 100 грамм сарымсак, 4 аш кашыгы (100 грамм) шикәр комы, 1,5 аш кашыгы (45 грамм) тоз, 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 100 грамм үсемлек мае кирәк булачак.
Помидорны блендер белән изәбез яки иттарткычтан чыгарабыз. Помидорга түгәрәкләп киселгән кыяр, тоз, шикәр комы, май салып, 10 минут пешерәбез. Сарымсак белән уксус өстәп, 1-2 минут пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга салып, каплап куябыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев