Хәзер бакчаларда ташкабаклар өлгереп килә. Аннан төрле тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Шундый бер рецептны уңган хуҗабикә Ләйлә Мостафина тәкъдим итә.
“Пешкән ташкабаклардан шытырдап торган ташкабак салаты - бу сезонның тренды. Бу гади һәм эффектлы рецепт җәйге өстәлгә бик яхшы өстәмә булачак. Ташкабаклар шыгырдавык, хуш исле һәм тәмгә бик гадәти булмаган булып чыга”, - ди Ләйлә үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә.
Ташкабаклар әзерләү:
- яшь ташкабакларны 0,5 см калынлыкта алкалап турарга;
- тоз сибеп болгатырга, яраткан тәмләткечләр өстәргә (мәсәлән, прован үләннәре яки паприка);
- алтынсу төскә керсен өчен он сибәргә.
Кыздыру:
- ташкабакларны пергамент кәгазьгә бер катлап тезеп куярга;
- аз гына үсемлек мае сибәргә;
- әзер булганчы, 180-200 °C температурада алтынсу тышча барлыкка килгәнче пешерергә.
Соус:
- майонезны соя соусы белән кушыгыз;
- вак итеп туралган яшел укроп һәм вакланган сарымсак өстәгез.
Табынга бирү:
- әзер кайнар ташкабакларга әзер соус сибегез;
- болгатыгыз һәм яңа яшел үләннәр белән бизәгез.
Җиңел һәм искиткеч тәмле салат килеп чыга. Ит/кош итенә мөстәкыйль ризык яки гарнир буларак бик яхшы туры килә.
Нет комментариев