Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ашыгыз тәмле булсын!

Тәмле пирожки рецепты

Бүлмә температурасындагы 350 гр кефирга 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш калагы көнбагыш мае, 250 гр он салып миксер белән яхшылап болгатабыз.

 Аннары 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч һәм 250 гр он салып яңадан яхшылап болгатабыз, уртача тыгызлыкта камыр басабыз.  Әзер камырны тигез өлешләргә бүлеп шарчыклар ясыйбыз (15 шарчык чыга якынча).  Эчлек салып пирожкилар ясыйбыз һәм кызган майда  ике ягын да пешерәбез.
Эчлекне һәр кеше үзе теләгәнчә ясый ала (бәрәңге, йомырка белән яшел суган һ.б.) .
Тәмле булсын!

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев