Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ашыгыз тәмле булсын!

Тәмле пирог рецепты

...

Кирәк була:
йомырка — 4,

он — 1 стакан,

шикәр комы — 1 стакан,

уксус белән сүндерелгән сода — 1 чәй калагы,

камыр көпшәкләндергеч — 1 чәй калагы. 

Икесен дә салырга кирәк бу рецептта, шулай булмаса, камыр яхшылап кабарып пешми.

Йомырканы шикәр комы белән күпергәнче яхшылап болгатырга. Аннары шушы массага соданы уксус белән сүндереп салырга. Онны камыр көпшәкләндергеч белән бутап, йомыркалы массага салып, яхшылап болгатырга. Формага салып, духовкада 45 минут пешереп алырга. (Үзегез карагыз инде һәркемнең газ миче үзенчә бит, кемгәдер бәлки озаграк вакыт кирәк булыр.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев