Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ашыгыз тәмле булсын!

Тәмле капкейклар пешерәбез

Ял көннәрендә шундый тәмлүшкәләр пешереп якыннарыгызны сыйлагыз.

Кирәк:

Он-100 грамм

Какао-40 грамм

Разрыхлитель — 0,5 чәй калагы

Шикәр комы — 125 грамм

Кефир- 100 мл

Сода- 0,5 чәй калагы

Кофе- 75 мл

Үсемлек мае- 40 мл

Йомырка- 1  

Крем: 
Сливки-100-120 грамм

Эремчекле сыр (творожный сыр)-400 грамм

Шикәр оны (сахарная пудра)- 70-80 грамм

Эш тәртибе: ярты чәй калагы чамасы кофены 75 мл кайнаган суда эретәбез  һәм суытабыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып, камыр болгатабыз. Әзер камырны махсус капкейклар  савытларына 20-23 гр чамасы агызып тезә барабыз. Алдан жылытылган духовкада 170 градуста 25 минут пешерәбез. 

Кремның барлык әйберләрен миксер белән 1-2 минут чамасы болгатабыз.

Капкейклар суынгач, өстенә кремны матурлап куясы яки кремсыз да бик тәмле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев