Салат
Ашыгыз тәмле булсын!

Салат

Көтелмәгәндә кунаклар килеп керсә, тиз генә нинди салат ясыйм икән дип баш ватканда , шушы салатны ясап карагыз. Җайлы ясала һәм бик тәмле.

Кирәк булачак: 300-400 гр. пешкән тавык ите,  1 свежий кыяр, 1 уртача зурлыктагы помидор, 1 банка консервланган кукуруз, 1 кап кириешки, тоз, борыч, майонез яки сметана 2-3 аш кашыгы.

Пешкән тавык итен, кыярны шакмаклап турыйбыз. Помидорның эчен алып, шакмаклап турыйбыз.  Кукуруз салабыз, тәменчә тоз, борыч. Һәм иң соңыннан кириешки һәм майонез яки сметана  салып болгатабыз.     

Фото: freepik.
 


Нет комментариев