Заинск-информ 16+
Рус Тат
Ашыгыз тәмле булсын!

Помидордан болоньезе соусы ясыйбыз

Күпләр бакчадан помидор уңышын җыеп алды. Менә сезгә кышкылыкка бик тәмле соус рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк була: 

- 3 кг помидор, 
- 1,5 кг болгар борычы, 
- 500 г суган, 
- 7–9 тырнак сарымсак, 
- 100 г томат пастасы, 
- 4–6 ботак яшел базилик, 
- 1 аш кашыгы тоз, 
- 2 аш кашыгы бал, 
- 1 чәй кашыгы баллы паприка, 
- ярты чәй кашыгы төелгән кара борыч, 
- 30 мл үсемлек мае, 
- 50 мл алма серкәсе.

Помидор, борыч, сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Күләме 6 литрдан да ким булмаган зур кәстрүлгә вакланган бөтен яшелчәне салып болгатабыз. 

Суганны ваклап турыйбыз, бераз май салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз һәм башка яшелчәләр янына салабыз. 

Аннары томат пастасы, паприка, тоз, борыч, бал һәм серкә өстибез. 

Яхшылап болгатып кайнатып чыгарабыз. 

Аннары уртача утта, капкачын япмый гына 1,5–2 сәгать чамасы пешерәбез. 

Аның артык суы парга әйләнеп, соус куерып китәргә тиеш. 

Ахырдан ваклап туралган базиликны салып болгатып, 5–7 минут тотабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев